ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Социаль хезмәтләрдән  файдаланучы Гайнутдинова Галдиган Бәдретдин кызына волонтерлар  белән берлектә өй тирәсен  кардан чистартырга булышты.

«Мобильная бригада» технологиясе буенча очрашу  оештырдылар.

Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре ведомство ара  “Рассвет” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде.

14 февраль көнне Ятмас Дусай авылы  китапханәчесе  гашыйклар көненә карата «Мәхәббәт – үзе үк могҗиза” дип исемләнгән әңгәмә  оештырды. Китапханәче әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы  турындагы риваятьләрне сөйләп узды, татар шагыйрьләрненең Ф.Яруллин ”Телефонный мәхәббәт”, Ш. Галиев “Гарантияле  мәхәббәт” Һ.Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе”,С. Рәмиев “Син”, М.Җәлил “Ышанма”,Ф.Яруллин “Мәхәббәт кошы”, мәхәббәт  темасын чагылдырган китапларына күзәтү ясады.  Чарадан һәркем кәнагать калды. 

10 февраль көнне в Чуллы авылы клубында “Еллар аша безгә Рәис дәшә!” дип аталган чара үткәрелде. Клуб мөдире Гилязова Ризида әлеге чараны Афганстанда хезмәт иткәндә һәлак булган Ваккасов Рәиснең якты истәлегенә багышлаган иде. Кичәдә Рәиснең бала-чагы, үсмер еллары, армиягә озату күренешләре чагылдырылды. Әлеге чарада, шулай ук, Рәиснең туганнары, якыннары катнашты.

Ятмас -Дусай авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән күмәкләшеп уку оештырды. Уку барышында китапханәче балаларга «Ак бүре», «Камыр батыр», «Үги кыз» әкиятләрен укыды һәм узара фикер алышты. Бу чарада балалар үзләрен кызыксындырган сорауга җавап таптылар. 

15нче гыйнварда Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел. Балалар китапханәсендә Закирова Фирдания  “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Көрәшкә бирелгән тормыш” дип исемләнгән батырлык дәресе уздырды. Дәрестә балаларга презентация ярдәмендә язучының язмышы, концлагерьда күргәннәре турында сөйләнде. Язучының фашистларга каршы көрәшергә бердәнбер коралы - аның каләме була. Балалар аның шигырьләрен укыды, язучының сүзләренә язылган җырлар яңгырады, язмышы турында видеоязма, истәлекләрдән торган документаль фильм күрсәтелде.

15 февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә Кукмара үзәк китапхәнәдә “Муса Җәлил эзләре буйлап” дигән китап күргәзмәсе  оештырылды. Әлеге күргәзмәгә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм фаҗигале үлемен яктырткан китаплар куелды.

Мәмәшир авылы китапханәсендә “ Нур” клубына йөрүче  өлкәннәр белән   “Мәхәббәт –мәңгелек табышмак ” исемле китап укучылар конференциясе үтте. Әдәбиятта мәхәббәт темасын яктырткан  язучыларыбыз әсәрләренә кузәтү ясалды. “Хәсән Туфан иҗатында мәхәббәт лирикасы” дип исемләнгән исемле презентация курсәтелде. Драматургларыбызның мәхәббәт темасына багышлап язылган пьессаларыннан өзекләр карап үтелде. Клуб членнары арасында иҗат итүчеләребез, мәхәббәт темасын яктырткан шигырьләрен укып уттеләр, аеруча шагыйрә Р. Вәлиеваның “Сүрелмәс җырым син” китабын  бик яратып тыңладылар. Шулай ук “Мәхәббәт мендәре” уенында катнашып, әдәби әсәрдәге геройларның мәхәббәт парын эзләделәр.

Түбән Арбаш авылында туып, Кукмарада яшәүче ветеран укытучы Мирзин Әхәт Мирза улының 15 февральдә 100 яшьлек юбилее. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның игелеген күреп, гомер кичерүегезне телибез.

Котлы булсын бәйрәмегез,

Бәхетегез килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшәгез шатлыкка төренеп.

Иң изге теләкләр белән Кукмара районы мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Югары Арбаш урта мәктәбе коллективы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International