ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15 февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә Кукмара үзәк китапхәнәдә “Муса Җәлил эзләре буйлап” дигән китап күргәзмәсе  оештырылды. Әлеге күргәзмәгә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм фаҗигале үлемен яктырткан китаплар куелды.

Мәмәшир авылы китапханәсендә “ Нур” клубына йөрүче  өлкәннәр белән   “Мәхәббәт –мәңгелек табышмак ” исемле китап укучылар конференциясе үтте. Әдәбиятта мәхәббәт темасын яктырткан  язучыларыбыз әсәрләренә кузәтү ясалды. “Хәсән Туфан иҗатында мәхәббәт лирикасы” дип исемләнгән исемле презентация курсәтелде. Драматургларыбызның мәхәббәт темасына багышлап язылган пьессаларыннан өзекләр карап үтелде. Клуб членнары арасында иҗат итүчеләребез, мәхәббәт темасын яктырткан шигырьләрен укып уттеләр, аеруча шагыйрә Р. Вәлиеваның “Сүрелмәс җырым син” китабын  бик яратып тыңладылар. Шулай ук “Мәхәббәт мендәре” уенында катнашып, әдәби әсәрдәге геройларның мәхәббәт парын эзләделәр.

Түбән Арбаш авылында туып, Кукмарада яшәүче ветеран укытучы Мирзин Әхәт Мирза улының 15 февральдә 100 яшьлек юбилее. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның игелеген күреп, гомер кичерүегезне телибез.

Котлы булсын бәйрәмегез,

Бәхетегез килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшәгез шатлыкка төренеп.

Иң изге теләкләр белән Кукмара районы мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Югары Арбаш урта мәктәбе коллективы.

Ятмас-Дусай, Березняк  авылы китапханәчеләре урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь”,"Син хәтердә безнең, Муса Җәлил” дип исемләнгән  танып белү сәгате үткәрделәр. Әлеге чарада китапханәчеләр балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, турында сөйләп үттеләр.  Кичә китап күргәзмәсе янындагы әңгәмә,  шагыйрнең шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләрне уку белән тәмамланды.

18 февраль Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы яшүсмер балалар өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә “Обитатели морских глубин – киты и дельфины” исемле экологик сагәть үткәрде.

15 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә хезмәткәре Саттарова Лилия Рәис кызы Ч.Т. Айтматов исемендәге Кукмара  №1 гимназиясенең 10 сыйныф укучылары өчен ” «Әфганистан ярасы» исемле батырлык дәресе үткәрде.

Һәр елның 15нче февралендә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне билгеләп үтелә. 10 ел буе барган сугыш Советлар Союзының 15 мең гражданын югалту белән нокта куелды. Һәм, билгеле, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларарны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә.

Бүгенге көндә исә Россиядә Әфганстан ветераннарына хөрмәт белән карыйлар. Илдә Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекслар төзелде. Зур һәм кечкенә шәһәрләрдә дә 15нче февраль көнне инициативалы ветераннар тарафыннан митинглар оештырыла, әфганчыларның дуслары, якыннары, туганнары, яки патриотик рухтагы кешеләр әлеге сугышта һәлак булганнарны искә алалар.

Шушы уңайдан Лубиян авылы китапханәчеләре колледҗ студентлары белән«Афганистан - живая память» дип исемләнгән батырлык дәресе уздырды.Чарада солдат хатларыннан өзекләр укылды,шушы җирлектә туып үскән, Афганистан сугышында катнашкан геройларның истәлекләреннән алынган китап- җурналлардан ясалган күргәзмә белән танышты.

14 февраль көнне Лубиан авылы китапханәчеләре  урман техникумы студентлары белән герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрде. Чарада шагыйрьнең батырлыклары турында сөйләнелде, соңыннан “Варварство” дип исемләнгән аудиошигырь тыңладылар.

14 февраль көнне Балдыкня авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Наш богатый родной язык» дип исемләнгән  дәрес-әңгәмә уздырды. Урдмурт халык әкиятләренә нигезләнеп язылган Лопшо Педунем әсәрләренә күзәтү ясалды.Төрле кызыклы мавыктыргыч уеннарда үзләренең көчләрен сынаштылар.

14 февраль көнне балалар китапханәсендә “Салават күпере” милләтара аралашу клубының чираттагы “Зимние посиделки” дип аталган әңгәмә-дәрес узды. Дәрес клубның җитәкчесе Гайнутдинова Нүрия һәм Ош-Юмья авылы китапханәчесе Хабарова Зоя  белән берлектә алып барылды.   Дәрес рус һәм удмурт телендә узды.  Телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклауның әһәмиятен билгеләү максатыннан үткәрелгән дәрестә балалар удмурт халкының мәдәнияте, фольклор әсәрләре (легенда, миф, әкият), милли киемнәре, ризыклары  турында сөйләштеләр. Удмурт халкының хәрәкәтле уеннарын искә төшерделәр, табышмак, мәкаль-әйтем, тизәйткечләр темасына кагылган кроссворд чиштеләр.

Балалар илебездә төрле милләт вәкилләре үзара тату булырга, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә кирәк икәнлеген белеп үсәргә тиеш. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International