Манзарас авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар белән “Кичке уен” үткәрде. Монда балалар белән әбиләребезнең яшь чакларында яратып уйный торган уеннарын уйнады, җырлады –биеде. Туган телгә багышланган күргәзмә белән танышты.
23 февраль көнне Вахит авылы мәдәният йортында-күптән көтеп алынган, авылыбызның гүзәл затлары,кызлары катнашында шаулап,гөрләп- “Кызлар Солянкасы” III сезон концерты узды. “Кызлар Солянкасы”-Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Әлеге концертта авылыбызның хатын-кызлары барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый.
“Кызлар Солянкасы” концертында- Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге “Наза” фольклор ансамбле, студентлар,мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты, исәптә 35(!) катнашучы,алар тамашачыларга үз осталыкларын күрсәттеләр: моңлы җырлар, дәртле биюләр,егетләргә мода, кызыклы скетчлар бүләк иттеләр,халык белән уеннар уйнап бар халыкны ял иттерделәр. Аларның тамашаларын карарга 250(!) тамашачы җыелды, хәтта төрле авыллардан,шәһәрләрдән кунак булып килүчеләр дә бар иде. 2,5 сәгатьлек күңелле,онытылмаслык концертта халык көлде дә,рәхәтләнеп күңел дә ачты. Барлык катнашучыларга мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева зур рәхмәтләрен җиткерде.
Концертның сценарий авторы,алып баручысы-КФУ студенты-Марсилә Фәхертдинова алып барды.
Өлге авылы клубында, күп санлы авылдашлар соравын исәпкә алып, "Кар бабай маҗаралары" дип аталган курчак спектакле кабатлап күрсәтелде. Әле җәйдән генә эшли башлаган курчак театрының әлеге спектакле нәни тамашачыга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Спектакль алдыннан балалар Убырлы карчык белән фотога төшеп, истәлеккә әкияти фотолар алдылар. Курчак театрының деректоры булган Убырлының капчыгына утырып "Убырлы мәктәбенә" дә китмәкчеләр иде, тик Убырлының капчыгы гына тишек булып чыкты. Ахырда аның чемоданын ачарга булышып, балалар әкият геройларын йокыдан уяттылар. Спектакль исә, балаларны әкияти урманда куян малайлары ясап куйган Кар бабайның кызыклы маҗаралары белән дус-тату яшәүгә өндәде.
Пычак авыл клубында китапханәче Фирдәүсә Галимова җыр -моң сөючеләр өчен халкыбызның яраткан "Җырлыйк әле" музыкаль уенын үткәрде.
21 февраль көнне Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннибаева 1 сыйныф укучылары белән “Такмакка да мин оста” исемле уен- кичә уздырды.
21 февраль көнне Манзарас авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар катнашында “Кичке уен” үткәрделәр.
21 февраль көнне Югары Кузмис авылы китапханәчесе Валентина Туктарова башлангыч сыйныф укучылары өчен, туган тел көне уңаеннан, «Аслэсьтыд кылдэ яратытэк, мукет кылэз уд дышы гажаны» дип аталган китапханә дәресе үткәрде. Укучылар туган телләре- удмурт теленең килеп чыгышы,аның үсеш тарихы һәм шул телдә иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар, бастырылучы газета- журналлар белән таныштылар. Дәрес барышында китапханәче китап сөючеләрне удмурт телендә иҗат итүче В.Л. Белыхның «Удмуртские батыри», Д.Яшинның «Удмуртский фольклор», «Удмуртские народные сказки, мифы и легенды», «Юрка - вихрь…», «Пятна на луне» кебек матур әдәбият, фольклор әсәрләреннән өзекләр белән таныштырды.
19 февраль Манзарас китапханәчесе Фирая Сабирова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә һәм дә нәни китап укучылар Әсән – Елга авылы мәдәният йортында театр конкурсында “Волк и семеро козлят” әкиятен сәхнәләштерделәр.
15 февраль көнне Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова башлангыч сыйныф укучылары белән «Батыр үзе үлсә дә, исеме кала” дип исемләнгән, Муса Җәлилнең туган көненә карата чара үткәрде.
Туган тел көненә багышлап Түбән Арбаш китапханәчесе Хисамова Р.Г балалар бакчасында “Телне фольклор аша өйрәнбез” дигән бәйге үткәрде.