“Рассвет” агрофирмасы сыер савучысы Лидия Александрова “Татарстанның атказанган терлекчесе” дигән Мактаулы исемгә лаек булды. Котлыйбыз!
16 февраль көнне Мәмәшир авылы китапханәсендә балалар бакчасындагы мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “М.Җәлил ижатында патриотизм “ исемле балалар иртәсе үткәрелде.
15 февраль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде.
Әлеге чара “Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы буенча Нурминкә елгасы яр буе территориясенең икенче өлешен төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган иде. Проектлау белән шөгыльләнүче белгечләр, кукмаралылар белән очрашып, узган ел Нурминкә елгасы яр буенда башкарылган эшләр турында сөйләштеләр, теләк һәм тәкъдимнәрне язып алдылар.
Шушы көннәрдә Байлангар авылы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында «Жәлил эзләре буйлап» дигән тематик кичә үтте. Кичәдә Муса Жәлилнең тормыш юлы, иҗаты, сугышта курсәткән батырлыклары, Жәлилчеләр белән таныштыру, балаларда алар белән горурлану, соклану хисләре тэрбияләу, сөйләм телен үстеру һәм баету уңаеннан оештырылды. Чара кысаларында презентация курсәтелде.
14 нче февраль көнне Муса Җәлилнең тормыш юлын өйрәнү, шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт , горурлану хисләре уяту максатыннан, Пычак авыл клубы мөдире Фирдәүсә Галимова 2 -4 нче сыйныф укучылары һәм мәктәпкә әзерлек дәресенә йөрүче балалар белән "Башваткыч" тапшыруы үткәрде. Балалар үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Уен бик мавыктыргыч, күңелле үтте. Балаларга бик ошады. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
“Рассвет” агрофирмасы сыер савучысы Лидия Александрова “Татарстанның атказанган терлекчесе” дигән Мактаулы исемгә лаек булды. Котлыйбыз!
14 февраль –Гашыйклар көне. Шул уңайдан мәдәният йорты белән берлектә “Гашыйклар көне” үткәрелде.
Лубян авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Киңәшмәгә кадәр район башлыгы Сергей Димитриев Лубян урман-техник көллиятендә алып барылучы төзекләндерү эшләре белән танышты, балалар бакчасында булды, “Тузган торакны бетерү” программасы буенча төзелүче йортларда эш барышын карады.
Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның “Беренче адымнар” дигән төбәк фестиваль-конкурсы узды. Бәйгедә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 800дән артык яшь талант катнашты.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Выше радуги” ансамбле кызлары Алина Малова һәм Алена Ишмурзина “Орленок” Бөренроссия лагереның кышкы иҗади сменасында катнаштылар.