Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Выше радуги” ансамбле кызлары Алина Малова һәм Алена Ишмурзина “Орленок” Бөренроссия лагереның кышкы иҗади сменасында катнаштылар.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Выше радуги” ансамбле кызлары Алина Малова һәм Алена Ишмурзина “Орленок” Бөренроссия лагереның кышкы иҗади сменасында катнаштылар.
17 февральдә 9.00 сәгатьтәрайон Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы уналтынчы утырышы чакырыла.
16 февральдә район Мәдәният йортында “Нурминкә елгасы яр буеның бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага проект семинары узачак. Әлеге чара “Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы буенча Нурминкә елгасы яр буе территориясенең икенче өлешен төзекләндерү мәсьәләләренә багышлана.
Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
Киез итек-киез комбинаты, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы хезмәткәрләре белән очрашуларда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина-төзелеш комплексы бүлеге начальнигы А.Коновалов, урман эшкәртү һәм җиңел сәнәгать бүлеге начальнигы В. Аполлонов, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина да катнашты.
Эш шартлары һәм хезмәтне саклау буенча Координацион советның Кукмарадагы Балалар иҗаты йорты төзелешендә күчмә утырышы булды. Координацион совет рәисе Рөстәм Әхмәдуллин әлеге төзелеш объектында куркынычсыз эш шартларын, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аңлату эшләре кирәклеге турында чыгыш ясады.
8 февраль конне Кукмара районы ГХАТ бүлегендә тантаналы чара - ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыу булды.
Бүген Лельвиж авылында гомер кичерүче Платонов Петр Кондратьевичка 90 яшь тулды. Сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, юбиляр бүгенге көндә дәваханәнең терапия бүлегендә үзенең сәламәтлеген ныгыта. Район башлыгы Сергей Димитриев ветеранны туган көне белән тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
Зур Кукмараның “Ялкын” спорткомплексында район башлыгы призына милли көрәш буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Бәйгедә 200 спортчы катнашты. Ярыш түбәндәге үлчәү категорияләрендә узды: өлкәннәр – 60, 65, 70, 75, 80, 90, 100 кг һәм 100 кг югары, 1999 елгы яшүсмерләр һәм алардан яшьрәкләр – 25, 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80 кг һәм 80 кг югары.
5нче февраль көнне Өлге авылында “Чана бәйрәме” узды. Авыл башында Саляхов Гамир тарафыннан ясалган тау янында узган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.