ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Әниләр көне бик күңелле, матур бәйрәм, бу көнне әнине бүләк белән сөендерәсе килә. Ә иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясаган бүләк. Бу бәйрәм алдыннан С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек авылы гимназиясенең 5-6 сыйныф укучылары өчен Алевтина Асанова «Әниемә чәчәк бәйләме» дигән мастер-класс үткәрде. Аның җитәкчелегендә балалар яраткан әниләре өчен  оригиналь чәчәкләр әзерләде, үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәтте.

22 ноябрь көнне, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәре Гарипова Л.Д., Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8 «а» сыйныф укучылары өчен, «Ана йөрәге җылысы» исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында Н.А. Некрасов, С. Есенин, А. Ахматова, А. Твардовскийның әниләргә багышланган шигырьләре яңгырады. Чара ахырында балалар өчен өй шартларында сабын ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Төнлә һәм көндез 17-22 м / с көчле көньяк җиле, төнлә һәм иртән юлларда каты бозлы шартлар Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә 2024 елның 23 ноябрендә көтелә.

Татарстанда бизнеска дәүләт финанс ярдәме күләме 10 млрд сумнан артып китте


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

20 ноябрь көнне Б. Сәрдек авылы гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Л.Р. «Минем һөнәри юлым» дигән эшлекле уен үткәрде. Чара башында китапханәче катнашучыларга һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм аларның кешеләр өчен әһәмияте, шулай ук аны сайлаганда нәрсәләргә юнәлеш тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар «Дөньяның иң гадәти булмаган һәм кызыклы һөнәрләре» дигән презентацияне карадылар, «һөнәрнең исемен аңлатып бир», «һөнәрне тасвирлап бел», «һөнәрне данлаучылар» дигән конкурсларда, «Кешенең һөнәре нинди»дигән уенда катнаштылар.

21 ноябрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 5-6 сыйныф укучылары өчен Алевтина Асанова китапханә буенча экскурсия һәм Бөтендөнья Сәламләү көненә багышланган “Исәнмесез!” дигән уен программасы үткәрде. Ул балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, балаларны сәламләү сүзләре, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

 

19 ноябрьдә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р., К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназияның 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен, «Ватан сулышын саклап» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрде. Әлеге чара барышында укучылар язучылар иҗатында туган як темасының яктыртылу үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Язучылар иҗаты, туган як турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Туган як турында шигырьләр, җырлар тыңладылар.

20 ноября в центральной библиотеке ко Дню матери прошла праздничная встреча: “Әниләрдә - бөтен матурлык”. Гостями праздника стали участницы клуба “Сююмбика”. Руководитель клуба Салимова Таскира Харисовна подготовила беседу с презентацией, провела обзор книг, в которых отражен образ матери. Гости читали стихи, пели песни, поделились интересными воспоминаниями из своей жизни.

Татарстан Республикасы территориясендә буран турында кисәтү бик көчле җил турында 22 ноябрьдә төнлә һәм көндез, 2024 елның 23 ноябрендә төнлә дәвам итеп, Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м / с көчле көньяк, көньяк-көнбатыш җиле көтелә. 22 ноябрьдә 23 сәгатькә кадәр, кайбер урыннарда 25 м / с га кадәр көчле җил.

20
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

20 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге күппрофильле лицейның 1б сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина «Без килгән кунакларга һәрвакыт шат» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International