2019 елга ремонт эшләре графигы нигезендә, Кукмара шәһәрендәге филиал объектында 2019 елның 12 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналог ("ТНВ" ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып тору белән ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.
Чараның максаты булып инвалид балаларны Россия Федерациясе тарихы белән таныштыру торды. Балалар белән сәяси репрессия корбаннары турында әңгәмә үткәрелде.
2019 елның 30 октябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Россия почтасы» бүлекчәсенә экскурсия оештырылды.
30 октябрь көнне район мәдәният йорты укучысы Шәвәлиев Ислам Казан шәһәренең "Талантлар бердәмлеге" XI Халыкара фестиваль-конкурсында катнашты һәм I дәрәҗә дипломант булды. Җитәкчесе Сабирҗанова (Шакирова) Адилә Айнур Кызы
30 октябрь көнне АНО «ЦСП “Наз” га йөрүчеләр өчен китапханәче Салимова Тәскирә Харис кызы, якташ язучы Й.Хәнәфиевның «Сөеник бәхетле көннәргә» исемле китабы чыгу уңаеннан, “Каләмдәш дус” дигән әдәби сәгать үткәрде. Катнашучылар зур кызыксыну белән авторның тормыш юлы, иҗаты турында, язучының матур шигырьләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Йосыф Хәнәфиев бик җор телле, оста сөләүче, шуңа күрә аны бик теләп тыңладылар. Шулай ук әлеге чарада “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр дә катнашты. Рашит Миннегалиев, Рафилә Фаттаховалар язучыны китабы чыгу белән котладылар һәм үзләренең шигырьләрен укыдылар. Моңлы җырчыбыз Юнысова Альфинур ханым үзенең матур җырларын башкарды.
30 февраль көнне “Современница” хатын-кызлар клубы җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна “Дом и уют в нем” исемле тематик сәгать үткәрде. Һәр хатын-кыз үз өен матур, җылы, кабатланмас итеп бизәргә, өйдә һәркем өчен уңайлы мөхит тудырырга тырыша. Шуны истә тотып, Валентина Геннадиевна электрон презинтация ярдәмендә үз кулларың белән матурлык тудыру серләренә төшендерде.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә октябрь ае өчен «Исәнме, алтын көз!» дигән чара узды.
Төбәктә кар һәм юеш кар явачак, кыска вакытлы буран көтелә һәм бозлавык көтелә.
Татарстанда атна ахырында аномаль салкын һава торышы көтелә. Тәүлек буена уртача температура нормадан 2-4 градуска түбәнрәк була. Бу турыда синоптиклар хәбәр итә.
2019 елның 31 октябрендә гаилә-көнкүреш көчләүләрен, көнкүреш җирлегендә имин булмаган хәлләрне һәм конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча "хатын-кыз игътибары" телефон линиясе ачылачак. Гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр, ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәве турында хәбәр итәргә мөмкин.
Бүген, 30 октябрьдә Россиядә, без Совет чорында йөзләгән гаилә һәм аларның балалары язмышларын имгәткән, миллионлаган гомерләрне өзгән сәяси репрессия корбаннарын искә алабыз.