ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Скрипка классы буенча Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Мөбәрәкшин Илназ, 2019 елның 25 октябрендә Казан шәһәрендә "татар халкының яраткан композиторына-113 яшь" девизы астында узган Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач-2019"X төбәкара ачык Татар җыры һәм камера-инструменталь музыкасы фестиваль - конкурсында 1 урынны яулады

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 29 октябрь көнне «Форпост»үзәге» белгечләре мәктәп Форпост отрядлары арасында «Акыллар көрәше» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Анда 7-11 сыйныф укучылары командалары катнашты.

Бүген   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында    Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Татарстанда  урып-җыю кампаниясенең төгәлләнүе  һәм авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен  оештыру   турында  сөйләде,   шулай  ук журналистлар  сорауларына  җаваплар  бирде.  


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 25-29 октябрендә Казан шәһәренең Боз Сарайларында 2011 елда туган «Kazan Cup»командалары арасында хоккей буенча ачык турнир узды. Ярышларда Белово, Архангельск, Балаково, Уфа, Казан, Нефтекамск, Чекмагуш, Мәскәү, Санкт - Петербург, ХМАО, Ижевск, Тольятти, Екатеринбург, Пенза һәм Кукмара шәһәрләреннән 20 команда катнашты. Тренер Ганиев И.М. җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы 11 урынны яулады.

Уен методларын куллану иҗади потенциалны ачу, командада эшли белү, һөнәри өстенлекләрне билгеләү, үз сайлавыңны дәлилләү кебек төрле бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

29 октябрь көнне балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы Гимназиянең 1б сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Алсу Баһавиева «Китапханәгә рәхим итегез!» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына сәяхәт ясады: уен формасында китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек сайларга, абонемент һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар  әкиятләр буенча әзерләнгән  викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр. Алсу Расим кызы иң кызыклы китапларга күзәтү үткәрде: балаларга иң зур һәм кечкенә китаплар, китап-уенчыклар, энциклопедияләр күрсәтте. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.

24  октябрьдә  районыбызда “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Бәйгедә  4 яшьтән 25 яшькә кадәр 200  кеше катнашты. Шигырьләрне татар, рус, төрек, мари телләрендә сөйләделәр.

Бәйге нәтиҗәләре:

4 яшьтән 8 яшькә кадәр

Татар телендә:

Леонтьева Диана - 1 урын

Азалия Шәмсетдинова - 2 урын

Мөхәммәтҗанова Зәйнәп - 3 урын

Рус телендә:

Гомәрова Даяна - 1 урын

Ишмекеева Кира - 2 урын

Аполинариева Ксения - 3 урын

Коллектив башкару:

Татар телендә:

Гатауллина Айзилә, Салихова Элина - 1 урын

Исламгалиева Самира, Закирова Зәйнәп, Михайлова Самира - 2 нче урын

Рус телендә:

Семенова Мария, Зиннәтова Ильвина - 1нче урын

Әхмәтшин Тимур, Сәмигуллина Мәрьям - 2 урын

9 яшьтән 13 яшькә кадәр (шул көнне кертеп)

Татар телендә:

Гыйльметдинова Алинә - 1 урын

Хәбибуллина Зилә - 2 урын

Миңнуллина Зилия - 3 урын

Рус телендә:

Федорова Ландыш - 1 урын

Ислам - 2 урын

Ишкуатов Элиана - 3 урын

Дөнья телләрендә:

Вәлиуллин Аяз (төрек телендә)

28 октябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясе Советы  һәм   Президиумының  киңәйтелгән  утырышы  булды.  

Конкурс укучыларга иҗади үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелде.  Мәктәп эчендәге этюдларны иң яхшы башкаруга конкурс 2-4 сыйныф укучылары арасында техник зачет кысаларында, "сукыр тыңлау"режимында үткәрелде.  Конкурска йомгак һәр яшь категориясендә ясалды. 

Бүген, 29 октябрьдә, "НАЗ "социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район мәдәният йорты иҗат коллективы тернәкләнү курслары узучы өлкәннәр өчен хәйрия концерты куйды.
 Концерт вакытында туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлау булды, алар өчен аларның яраткан җырлары башкарылды. Үзәктә ял итүче барлык кешеләрне дә идарә җитәкчесе Нуриев Рамил Барый улы котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International