ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» ведомство программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирүгә өстәмә  конкурста  җиңүчеләрне  ачыклады.     

14 сентябрьдә Татарстанның  Арча  районы  Яңа  Кырлай  авылында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Ат көне”нә багышланган  ат  спорты  ярышлары  узачак. Чараны  тантаналы  ачу   11.00 сәгатьтә була.   

"Халыкның бер мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмаячак", - диде район башлыгы Сергей Димитриев

Сергей Димитриев эшмәкәрлекне үстерүнең мөһимлеген ассызыклады

2019 нчы елның 3 нче сентябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү  үзәгендә  «Экстремизмга – ЮК!» айлыгын үткәрү буенча чаралар уздырыла. 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган террорлык актына багышланган дәрес үткәрелде.

Кичә, 2019 елның 3 сентябрендә, районның барлык мәктәпләрендә яңа уку елының беренче дәресләре узды. Укучыларга һәм аларның укытучыларына уңышлар һәм нәтиҗәле ел телибез!

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне-Россиядә ел саен 3 сентябрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле даталарның берсе.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

30 августта скейт мәйданчыгында, "МИРОМ" берләшмәсе балалары һәм спорт ветераннары Федерациясе белән берлектә, Кукмара районы тарихында скейтбординг һәм трюк самокаты буенча беренче турнир үткәрелде.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 28-30 августында Казанда Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә "Казан солгесе"-"Казан сөлгесе"халык җыр-бию сәнгатенең IV Халыкара фестиваль-конкурсы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International