30 апрель көнне балалар китапханәсе “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең авыр бала чагы, аның балалар өчен язылган әкиятләре һәм шигырьләре турында сөйләде. Аның китаплары безне матурлыкка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә өйрәтә, кыю, мәрхәмәтле, гадел булырга өнди. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
30 апрель көнне «НАЗ» социаль ярдәм үзәгендәдә ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна “С чего начинается Родина” исемле мәгълүмати-күңел ачу программасы уздырды. Ял итүчеләргә уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителде.
Иске Юмья авылы китапханәсендә " Пасхаль перезвон» бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм барышында кунаклар: «Пасха бәйрәменә ни сөенә?", "Пасха бәйрәме традицияләре» турында белеп үттеләр. Китапханәче балаларга әкиятләр, шигырьләр, музыкаль номерлар, «Тавык миләш» һәм «Колобок» әкиятләрен укыды. «Якты Пасха»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Аяз Габдрахманов 54кг һәм Аяз Гаязов 65кг авырлык категориясендә бронза медальләр яулады. Укучыларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
50кг үлчәү авырлыгында Максим Исаев (тренеры Марес Бәдертденов) һәм Алинә Федорова (тренеры Энҗе Юсупова) бронза призерлар булдылар. Максим белән Алинаны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез.
Ярышларда 6 команда катнашты: Зилант (2005),Зилант(2006), Яныль, Яр Чаллы, Можга, Теләче. Зилант (2005) командасы җиңде, икенче урында – Можга, өченче урында – Яр Чаллы .
2019 елның 4 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган олы яшьтәге командалар арасында хоккей буенча турнир узачак.
Турнирда катнашучылар:
Кукмара
Арча
Наратлык
Азнакай
Кама Аланы
Башлана: 09.00
2019 елның 29 апрелендә "Олимп» Боз сараенда тренер Туктамышев А. Д. җитәкчелегендә, «Чаңгы ярышлары» бүлегендә тәрбияләнүчеләр арасында Европа иммунизация атналыгы кысаларында « Вакцинация –сәламәтлек нигезе» дигән темага әңгәмә үткәрелде.
2019 елның 27 апрелендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан «Хоккей» бүлекчәсе кече төркем тәрбияләнүчеләре тренер Ганиев И. М. һәм ФСО инструкторы - методисты Галиева Ф. Ф. Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфигуллина М. Ф. белән очраштылар
29 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова "Йолдызлык» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен экскурсия - танышу үткәрде. Ул балаларны китапханә һәм китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар китапханәче сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, яңа матур китаплар белән таныштылар, “Китапханә җыры” клибы һәм “Кәгазь ничек әзерләнә?" дип исемләнгән видеофильм карадылар.