26 апрель бөек язучыбыз Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсендә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы №4 мәктәпнең югары сыйныф укучылары һәм “Салават күпере” клубы белән берлектә «Тукай – безнең белен!” дигән әдәби сәгать үткәрде. Әлеге чарада Тукай тормышының бераз серле ягы, аның мәхәббәте турында мәгълүмат җиткерелде, шагыйрьнең мәхәббәт турында шигырьләре укылды. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында презинтация күрсәтелде.
Кичәгә килгән җирле язучыларыбыз үзләренең Тукай турында язган шигырьләрен укыдылар.
Чараның икенче өлешендә якташ язучыбыз, шагыйрә Розалия Яппарованың яңа гына табадан төшкән “Көзге ташу” исемле китабын укучыларга тәкъдим итү булды. Лилия Рәис кызы килгән кунакларны Розалия апаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды,бай эчтәлекле электрон презинтация күрсәтелде. Розалия апа үзенең шигырьләрен укыды, матур итеп җырлап та күрсәтте.Чара чәй табыны артында дәвам итте.
Казан шәһәрендә Х Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурс - фестивале узды
Янсыбы авылы клубында китапханәче белән берлектә берләшмәләргә йөрүче балалар катнашында "Без-Тукайлы халык" дигән тирән эчтәлекле кичә үткәрелде.
Һөнәр сайлау – һәр кеше өчен дә бик мөһим адым. Үзеңнең көчле һәм көчсез якларыңны, мөмкинчелегеңне уйлап эш итәргә кирәк.
Игелекле традиция яшәп килә: бу язгы бәйрәм көннәрендә күкрәкнең сул ягында горурлык белән Георгий тасмасын тагарга.
Әлеге чараның максаты Г. Тукай иҗаты белән танышу иде . Ай дәвамында балалар шигырьләр укыдылар ,китаплар укыдылар, Г. Тукай әсәрләре персонажлары белән таныштылар һәм шагыйрьнең әсәрләре буенча рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе әзерләделәр.
26 апрель көнне балалар китапханәсе “Йолдызлык” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 ел тулу уңаеннан «Тукай оныклары» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты.
Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең тормышы, бәхетсез балачагы, ятимнең ачы язмышы турында сөйләде, язучының иҗатына багышланган презентация күрсәтте. Кыска гомерле Тукай балалар өчен тирән эчтәлекле, туган тел, туган як темасын яктырткан шигырьләр һәм әкиятләр язып калдырырга өлгергән.
Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. "Кызыклы шәкерт", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бала белән күбәләк", “Суга төшкән тычкан”, “Карлыгач белән Фатыйма” шигырьләрен зур осталык белән сәхнәләштерделәр.
Конкурска жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды. Бәйрәм ахырында "Туган тел" җыры башкарылды, Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
26 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1в сыйныф укучылары өчен “Тылсымлы китаплар илендә” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында балалар борынгы китаплар, китапханә тарихы белән танышты. Китап алу тәртибе, абонемент, уку залы бүлекләреннән китап алу кагыйдәләре турында сөйләде. Китапны саклап тоту, китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән танышты. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм табышмаклар чиштеләр.
26 апрель көнне Манзарас авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Тукайлы укулары» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста Манзарас, Киндеркүл Качемир балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркемнәре балалары катнашты. Китапханә хезмәткәре Сабирова Фирая Рифкатовна балаларга « Г. Тукай – бөек шагыйрь» дип исемләнгән презентация күрсәтте, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китапларга күзәтү үткәрде. Балалар зур осталык күрсәтеп, бөек шагыйрьнең шигырьләрен, туган телгә, туган якка, аның табигатенә карата ялкынсыну хисләрен бик нәфис һәм эмоциональ яктан укыдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри яшь категорияләре һәм төрле номинацияләр буенча нәтиҗәләр чыгарды. Барлык катнашучыларга да китапханә исеменнән грамоталар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында бухгалтерлык исәбе һәм хисап бирү үзенчәлекләре буенча уку семинары узды