ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 30 апрелендә Кукмара муниципаль районында ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Шадриков Александр Валерьевич гражданнарны күчмә кабул итәчәк

Кабул итүгә алдан язылу: 2-62


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

27 апреля 2019 года в Республике Татарстан состоится природоохранная акция «День посадки леса». Новые леса традиционно будут заложены во всех муниципальных районах республики. Для этих целей Министерством лесного хозяйства РТ подготовлено 2,5 млн. штук посадочного материала (саженцы сосны обыкновенной, ели европейской, лиственницы сибирской, липы мелколистной, рябины обыкновенной и др.).

Казанда " Яхин моңнары "республика балалар иҗаты конкурсы узды.    "Фортепиано" номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ханова Аделина 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды. "Вокал-соло" номинациясендә-Гыйләҗев Илмир-3 дәрәҗә Лауреат һәм Хантимирова Рисана-1 дәрәҗә Диплом (җит. Хөснетдинова Л. М.). Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары сәнгать тарихы буенча "Джотто Дюрердан" Бөтенроссия читтән торып олимпиадада катнаштылар. Вәлиуллина Әдилә-3 дәрәҗә Диплом, Дәүләтшина Гүзәл-3 дәрәҗә Диплом (җит. Вилданова М. М.). Җиңүчеләрне котлыйбыз.
 

25 апрель көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Гайнетдинова Нурия 4нче мәктәпнең 6а һәм 6б сыйныф укучылары өчен «Чернобыль Кайтавазы» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Әңгәмәдән балалар 1986 елның 26 апрелендә төндә булган фаҗига, аварияне бетерүдә катнашучылар, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләр өлешенә яуган кыенлыклар турында белделәр. "Мотыльки»фильмыннан өзек карадылар. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

24 апрель көнне район мәдәният йортында бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне уңаеннан "Шигырьләрдә җан авазы" дигән шигърият кичәсе үткәрелде.

25 апрель көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы яшүсмер балалар өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә “Уроки Чернобыля” исемле тематик сагәть үткәрде. Китапханәче балаларга   аңлаешлы итеп Чернобыль фаҗигасе, аның нәтиҗәләре турында сөйләде.

uslugi.tatarstan.ru сайтынын өстенлекләре турында  

Чәчәкләр салу тантанасында район эчке эшләр бүлегенең җитәкче һәм шәхси составы, Манзарас авылы урта мәктәбе укучылары катнашты

Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салды. 

Чәчәкләр салу тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, Эчке эшләр бүлегенең җитәкче һәм шәхси составы, Манзарас авылы урта мәктәбе укучылары һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International