ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

23 апрельдә район мәдәният йортында «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар өчен кандидатлар белән алдан тавыш бирүдә катнашучыларның очрашуы булды.

Бүгенге  көндә  Татарстан  Республикасында  җир  асты  суларыннан  файдалану  максатында  җир  асты  байлыкларыннан  файдалану  хокукына  намуслы  файдаланучылар  тарафыннан    1217 лицензия  алынган. 

Дәрестә балалар ДЦПның төрле формалары белән балаларны реабилитацияләгәндә кулланыла торган кинезиотерапиянең төп элементлары күрсәтелде.

Дөньяда нинди генә бәйрәмнәр юк: Кояш көне, Су көне, хәтта Умырзая көне. Җир планетабызның да шундый чын бәйрәме бар икән. 22 апрель – Халыкара Җир көне.  Бу бик мөһим көн, кешеләрне Җирнең  экологик проблемарына җәлеп итү өчен үткәрелгән чараларның уртак исеме.

Кичэ районыбызда куркынычсызлык Советы, терроризмга һәм наркоманиягә каршы республика комиссияләренең берләштерелгән утырышы үткәрелде.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 2-4 сыйныф укучылары белән ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап “Казань-столица Республики Татарстан” дип исемләнгән видео карау оештырылды. Балалар Казанның тарихи урыннары буенча виртуаль экскурсиядә булдылар. Алар видеоны бик кызыксынып карадылар.

23 апрель көнне “Наз”  социаль ярдәм үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы   “Тукай – cүнмәс йолдыз ул!”  исемле әдәби сәгате уздырды. Таскира Харис кызы  ял итүчеләрне Тукай тормышының кайбер истәлекле битләре белән таныштырды. Чакырылган язучылар Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар.

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсендә 24-26 апрель көннәрендә “Мин Тукайны укыйм!” дигән әдәби акция үткәрелә. Әлеге акция барышында китапханәгә килгән һәркем Габдулла Тукайның үзе теләгән бер шигырен укый ала.

23 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова 3 номерлы мәктәпнең 3В сыйныф укучылары өчен «Песиләр театры» җитәкчесе Юрий Куклачевның 70 ел тулу уңаеннан «Клоун, дрессировщик, язучы» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Чара «Юрий Куклачев һәм аның песиләре» дигән видеофильм карау белән башланып китте. Аннан соң китапханәче һәм балалар фильмның иң кызыклы мизгелләренә тукталдылар. Матур презентация ярдәмендә балалар " Песи йорты» театрына виртуаль сәяхәт ясадылар, язучының китаплары белән таныштылар.

Балалар үзләренең йорт хайваннары тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр һәм сөйләделәр. Викторина сорауларына җавап бирде, театральләштерелгән тамашада, уеннарда катнашты.

 

Березняк авылы китапханәсенә йөрүче Шәрәфиева Әлфинә, Гафарова Айсылу, Низаметдинова Зилия, Гарифуллина Алсу, Фатыхова Гөлназлар Рәниф Шәрипов исемендәге регионара яшь шигырь язучылар бәйгесендә катнашып дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International