2019 елның 6 апрелендә Арча шәһәрендә 2011 елгы балалар командалары арасында хоккей буенча Фестиваль узды.
Анда Арча-1, Арча-2, Мамадыш, Теләче, Ак Барс -1, Ак Барс-2, Кукмара -1, Кукмара-2 командалары катнашты. Кукмара данын тренерлар Ганиев И. М., Сәйфетдинов Д. Ф. җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы яклады.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урында – Ак Барс-1,икенче урында – Арча-1, беренче урында -Кукмара - 1.
2019 елның 5 апрелендә Боз сараенда 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды Фуат Магрупов истәлегенә һәм Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган. Турнирда Питрәч авылының «Питрәч», Биектау авылының «Биектау», Казан шәһәренең «Ак Бүре», Кукмара шәһәренең «Ягуар» командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Казан шәһәренең «Ак бүре» командасы алды, икенче урынны Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы, беренче урынны «Биектау» Биектау авылы командасы алды.
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Егор Сорокин (Питрәч), «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Артем Патрушев (Биектау), «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Айзат Галиев (Кукмара), «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Данил Гыйззәтуллин (Ак Бүре) танылды.
Турнирның генераль иганәчесе Магрупов Ленар призерларны җиңүләре белән котлады һәм спорт өлкәсендә уңышлар теләде.
Спорт мәктәбе администрациясе һәм ата-аналар балалар хоккей оештырган һәм ярдәм иткән өчен Магруповка Ленарга рәхмәт белдерделәр.
2019 елның 8 апрелендә Форпост үзәге волонтерлар берләшмәсе активистлары тарафыннан Кукмара урамнарында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган акция уздырылды.
“Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”
Чарлы авылы китапханәсендә өлкән буын өчен "Ты журнал полистай - миллион чудес узнай" дип исемләнгән библиографик сәгать үткәрелде. Әлеге чара өлкән буын кешеләрен “Ватаным Татарстан”, ”Трудовая слава”, ”Идель”, ”Татарстан”, Казань, журналлары белән таныштыру дустанә әңгәмәгә әверелде.
8 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багавиева Ч.Айтматов исемендәге гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Бездә кунакта Сәламәтлек” дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар кеше организмының үзенчәлекләре турында презентация карады, сәламәт булып үсәр өчен үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга кирәклеге турында киңәшләр тыңлады. Укучылар табышмакларга җавап тапты, викторина сорауларына җавап бирде, сәламәт яшәү темасына карата мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде. Сәламәтлек турында язылган китапларга күзәтү ясалды.
Балыклы авылы китапханәсендә балалар китабы көне уңаеннан китап сөюче дусларыбызга ачык ишекләр көне үткәрелде, яңа китапларга обзор-күргәзмә оештырылды.
6 апрель көнне Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында "Чәчкә" хореография ансамбле һәм сәнгать мәктәбе укучылары катнашында "Кояшлы сәхнә" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. 110 катнашучыны үз эченә алган әлеге тамашаны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.
Ветераннар-яшьләр өмәсе акциясе
6 апрель көнне Кнәбаш авылында "Язны күңелле үткәрик" дип исемләнгән бәйрәме булып узды.