ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Спартакиада программасына волейбол, баскетбол, өстәл теннисы һәм аркан тарту буенча ярышлар, спортның барлык төрләре элементлары белән эстафета һәм конкурслар керде, ГТО нормативларын сынау рәвешендә тапшыру оештырылды.

Максим Исаев 50кг үлчәү категориясендә, Антон Платонов 60кг авырлык категориясендә (тренеры Марес Бәдертденов), Алина Федорова 44кг авырлык категориясендә (тренеры Энҗе Юсупова) көмеш призерлар булдылар . Команда зачетында «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 3 нче урынны алды.

Россиядә Театр елы кысаларында, районда авыл җирлекләре арасында театр коллективлары конкурсы уза.

23 март көнне Зур Кукмара мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.

24 нче март көнне,Кәркәүч мәдәният йортында,"Хуш киләсең Нәүрүз"дигән язны каршылау бәйрәме булып узды.

24 март көнне Түбән Өскебаш мәдәният йортында " Нәүрүз "бәйрәме үткәрелде. 


23
март, 2019 ел
шимбә

23 март көнне Комсомол мәйданында "Кыш озату - Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. 


22
март, 2019 ел
җомга

Кукмара халкы һәм кунаклар өчен театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, халык биюләре оештырылачак

23 мартта сәгать 10да Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында “Кышны озату” бәйрәме үткәрелә.

Программада: “Хуш киләсең, Нәүрүз!” театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, халык биюләре.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

22 март көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы КЦСОН “Тылсым”нан килгән балалар өчен туризмның төрләре турындагы «Туризм – ул бөтен кеше өчен ачык дөнья» исемле әңгәмә-сәяхәт үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International