ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 12-16 март көннәрендә "Инвожо" удмурт халык фольклор ансамбле Сочи шәһәрендә узган "халык чыганаклары" милли мәдәниятләр һәм фольклор Халыкара фестиваль-конкурсында катнашты. 

22 март көнне Манзарас мәдәният йортында Кукмара муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре өчен семинар узды. 

Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында 2019 елның 19 мартында "Галактика" балалар иҗаты үзәге муниципаль бюджет учреждениесенда  «Форпост» үзәге" белгечләре наркотикларга каршы  " тормыш бер генә тапкыр бирелә!"диган ачык акция үткәрделәр.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Зур Кукмара урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән берлектә “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле” дигән темага китапханә дәресе үткәрде. Укучылар белән дуслык темасына багышланган әкиятләрдән өзекләр укылды, дуслыкның көчлелеген һәм ныклыгын билгеләү максатыннан уеннар уйналды һәм коллаж ясады.

21 март көнне Янсыбы авылы клубында Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан "Шигърият" кичәсе үткәрелде. 

21 март көнне Байлангар мәдәният йорты фойесында "Ләйсән" балалар бакчасына йөруче балалар һәм Байлангар урта мәктәбе укучылары катнашында халкыбызның гореф- гадәтләрен, йолаларын оныттырмау максатыннан "Нәүрүз" бәйрәме үтте.

21 март көнне "игелек атнасы" кысаларында" Шәфкать " тернәкләндерү үзәгендә район мәдәният йортының "Мечтатели" һәм "Гармония" балалар вокаль ансамбльләре катнашында бәйрәм концерты узды ( җитәкчеләре Галимуллина А. И.).

 27 март – Бөтендөнья  театр көне. Шушы уңайдан Ятмас Дусай авылы китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән Шепнеңәр авылында “Театр дөньясына сәяхәт” исемле китапханә сәгате үткәрде. Китап укучыларга театр тормышында тирән эз калдырган, легендар артистларыбызга багышланган китаплар, мәдәният һәм сәнгатебез тормышын яктыртып баручы “Сәхнә” журналы һәм театраль күренешләр тасвирланган фотолар тәкъдим итте.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 март көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова  А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5а сыйныф укучылары өчен “Һөнәрләр калейдоскобы” дигән дәрес-презентация үткәрде. Ул һөнәрнең нәрсә икәнен һәм яхшы белгеч булу өчен нәрсә белергә кирәклеген сөйләде. Балалар онытылган, кирәкле, хәзерге заман һөнәрләре һәм аларның төрләре  турында мәгълүмат алды. Балалар табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды.

21 март көнне КЦСОН “Тылсым”да ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна “В гармонии с возрастом” исемле ял сәгате уздырды. Ял итүчеләргә уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителде. “Шалкан” рус халык әкиятенең инсценировкасында теләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International