2005 елгы команда җиңүче, 2006-2007 елгы кызлар - көмеш призерлар булды.
2019 елның 16 мартында мөселман командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Хыял», Чаллы шәһәренең «Каусар», Түбән Кама шәһәренең «Мәчет», Теләче авылдан командалары катнашты. Турнирның мәртәбәле кунаклары -Кукмара районы Имам – мөхтәсибе Раиф хәзрәт һәм Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмаил хәзрәт иде.
Уен нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәренең «Мәчет» командасы өченче урынны алды, икенче урын – " Каусар» Яр Чаллы, Кукмара шәһәренең «Хыял» командасы турнирның җиңүчеләре булды.
18 мартта Владивостокта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенең АПК идарәсенең төбәк органнары белән күчмә киңәшмәләреннән чираттагы этап узды, анда Ерак Көнчыгыш федераль округы аграрийларына дәүләт ярдәме, шулай ук авыл территорияләрен һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
2019 елның 22 мартында Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Галәвов Рөстәм Әсфән улы гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүгә 2-62-71 телефоны буенча алдан язылу
Саба районы үзешчәннәре 2019 елның 20 март көнендә, Кукмара район мәдәният йортында Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан “Алга атла, Комсомол!” – дип исемләнгән зур концерт программасы тәкъдим итә.
15-17 март көннәрендә Казанда яшь эшмәкәр мәктәбендә (яңа эш башлаучы фермер) укулар узды. Чараны оештыручылар - «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре»ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе.
Кукмара муниципаль районы Советының чираттагы утыз алтынчы утырышы 2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтә Кукмара муниципаль районы Советы бинасында узачак.
Анда җиде районнан килгән меңнән артык яшь талант чыгыш ясаячак
Соңгы вакытта ягымлы газ белән агулану очраклары ешайды, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә, 2019 ел башыннан гына да республикада угар газы белән 20гә якын кеше агуланган, шуларның берничә очрагы трагедия - үлем белән тәмамланган.
2019 елның 12 нче мартында Кукмара шәһәренен Чыңгыз Әйтматов исемендәге 1нче номерлы гимназиясендә Татарстан халыклары Дуслыгы йорты “Дуслык һәм килешү” дәресе үткәрде.