ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 20 мартында «аралашу клубы» утырышына Кукмара шәһәренең Мактаулы гражданины Закирова Нурия Кәшиф кызы чакырылган иде.  
        Аның бөтен тарихы илебезнең, республикабызның үсеш этаплары белән бәйле иде. Ул чордагы барлык балалар кебек үк оешу баскычлары узды: октябренок, пионер, комсомолка. Барысы да шул вакыт символикасын - октябренка, пионер, комсомол значокларын зур кызыксыну белән карадылар.

2019 елның 20 мартында Кукмара муниципаль районында Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие " тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен «Терроризм – явызлык, терроризм – безнең уртак бәла»дигән темага әңгәмә үткәрелде.  

Быел Сабантуй җурналы үзенең 95 еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан, Березняк авылы китапханәчесе 1-3 нче сыйныф укучылары белән “Сабантуйга-95”  әңгәмә экскурсия оештырды. Балалар игътибарына   әкиятләр, мәзәкләр, шигырьләр укылды.

19 март көнне Сәрдекбаш авыл китапханәсендә язучы Вахит Имамовның тууына 65 ел тулу уңаеннан «Тарихи заманнар остасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче әдәбият тәкъдим ителде.

19 март көнне Кукмара Үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы КЦСОН “Тылсым” нан килгән балалар өчен “Радуга профессий” исемле һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Төрле һөнәрләр турында презентация тәкъдим ителде һәм һөнәр сайлауның нечкәлекләре турында мәгълүмат бирелде.

Вахит авылы китапханәчесе 3-4 сыйныф укучылары белән “Җылы сүз җан эретә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чара  балаларны кече яшьтән үк бер - береңә карата әдәпле, мәрхәмәтле олы җанлы булырга кирәклелеген аңлатып үстерү максатыннан уздырылды.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 16 мартында Менделеевск шәһәрендә «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кызлар җыелма командасы тренеры Айрат Вахитов җитәкчелегендә, 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча тренер Наборщиков В. М. истәлегенә багышланган «Батыр»балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Ачык Беренчелегендә катнашты һәм җиңүче булды.

Аяз Гаязов 65 кг авырлык категориясендә (3 нче урта мәктәп) көмеш призер булды, Аяз Габдрахманов 54 кг авырлык категориясендә (А. М. Булатов исемендәге лицей) бронза медаль яулады.

Ачылу тантанасында Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Каримуллина, «Бердәм Россия» партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Камилә Мингазетдин кызы Яппарова, Кукмара муниципаль районы өстәл теннисы федерациясе президенты Ринат Витальевич Ваһапов сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Ярышта, Балтач, Шәмәрдән поселокларыннан, Сәрдекбаш, Туембаш, Омга, Зур  Кукмара авылларыннан, Кукмара, Арча, Нократ Аланы , , Малмыж шәһәрләреннән 120 дән артык кеше катнашты.

Кызлар Энҗе Юсупова укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: 37кг авырлык категориясендә Ландыш Хәкимова ( 3 нче урта мәктәп) җиңүче булды, Карина Мисюкевич ( Кукмара 4нче урта мәктәбе) көмеш призер булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International