Өлге авылы китапханәчесе 6-7 сыйныф укучылары белән Ленинград камалышында катнашкан һәм блокада афәтен кичергән Салихова Хәтирә апада очрашуда булдылар. Дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичергәннәре турында, Хәтирә апа, балаларга хәтер йомгакларын сүтә-сүтә бик җентекләп сөйләде. Аның хәтерендә блокаданың һәр көне, һәр мизгеле сеңеп калган. Укучылар аның сөйләгәнен тын да алмый тыңладылар.
Кичә, 2019 елның 29 гыйнварында, Кукмара муниципаль районы Советының зур залында Кукмара районы башлыгы С. Д. Димитриев һәм Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А. Х. Гарифуллин катнашында мәгариф хезмәткәрләренең отчет коллегиясе булып узды
Зур Кукмара авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән "Тапкырларга табышмак" кичәсе уздырды. Мондый кичә балаларга зиһеннәрен ныгытырга,үзара дуслыкларын арттырырга,буш вакытларын файдалы үткәрергә ярдәм итә.
Березняк авылы китапханәсендә “Һәр кешенең үз иманы булырга тиеш” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә узды. Монда яшьләр өчен “Чисталык -иманнан” дигән тәрбияви мәкалә укылды, дини календарьга күзәтү ясалды.
29 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе Кукмара ш.т. п. "Кыңгырау «балалар бакчасы белән берлектә» Минем әти-әнием һөнәре" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Китапханәче Закирова Фирдания балаларны яңа һәм заманча һөнәрләр белән таныштырды, балалар белән теге яки бу һөнәр ияләре нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләште, шулай ук китапларга күзәтү ясады.
Конкурста мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар рәсемнәре хисләр, илһам белән башкарылган. Рәсемнәр матур һәм бик матур килеп чыкты. Үткәрелгән бәйге балаларга әти-әниләренең эше белән тагын да күбрәк кызыксыну күрсәтергә мөмкинлек бирде. Алар эшләгән урынны күрә, кәгазьдә үз һөнәреңне күзаллый алдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри йомгак ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды.
25 нче январь көнне КЦСОН “Тылсым”да ял итүче пенсионерлар өчен китапханәче Сәлимова Тәскирә Харис кызы “Гүзәл тормыш сәхифәләре” исемле тематик кичә үткәрде. Әлеге чара Галиәскар Камалның 140 еллык юбилеена багышланган иде. Кичә барышында Тәскирә Харис кызы пенсионерларны драматургның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.
Россия Пенсионерлар берлегенең Кукмара җирле бүлекчәсе 2018 елда скандинавия йөрешен яратучылар клубы булдыру буенча мини-проектлар конкурсы отты. Клуб даими рәвештә «Кукмара»чаңгы базасында дәресләр үткәрә.
Мәскәү-ул Россия йөрәге,
ә Ленинград аның күңеле…
Менә бүген дә 2019 елның 26 гыйнварында Кукмара муниципаль районы 2007/2008 һәм 2005 / 2006 нчы елгы укучылар арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Барлык катнашучылар да стартка исемлекләр нигезендә тезелеп бастылар, беренче булып физкультура укытучылары, иң яшь катнашучылар, аннан соң яшьүсмерләр катнаштылар. Катнашучылар, үз нәтиҗәсен яхшырту өчен, финишка барлык көчтән дә тырыштылар.
2019 елның 26 гыйнварында Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Уфа шәһәренең «Азаматов мәктәбе» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды ярыш«Ягуар» файдасына 16:2 исәбе белән тамамлады.