ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Бар һөнәр дә мактаулы” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Балалар 2 командага бүленеп төрле һөнәр ияләре турында сөйләшеп "Что за профессия “дип исемләнгән уенда катнашып  башваткычлар чиштеләр.

Яшь буынга  хәрби -патриотик тәрбия бирү максатыннан Өлге авылы китапханәчесе 8 класс укучылары белән Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл территориясен кардан чистартуда катнашты.

Ярышларда Кукмара шәһәре, Байлар Сабасы , Арча шәһәре, Балтач, Балык Бистәсе районыннарыннан 160 тан артык бала катнашты.. Кукмара районы данын «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучылары Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Галимҗанова, Римма Рәхмәтуллина укучылары һәм тәрбияләнүчеләре яклады.

Җиңүче булып Яныл авылы мәктәбе укучылары һәм 3 нче номерлы КСШ кызлар җыелма командалары, икенче урында-Зур Сәрдек һәм 4нче урта мәктәп командалары, өченчедә – Манзарас һәм П.Сутер авылы мәктәпләре командалары танылды.

30 гыйнвар көнне вахит мәдәният йорты хезмәткәрләре "Сәламәтлек" берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр белән скандинавча йөрү һәм фитнес күнегүләр ясау оештырды.


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Тырыш авылы китапханәчесе 1-3 сыйныф укучылары өчен “Пластилин серләре” дип исемләгән мастер класс күрсәтте.Балалар пластилиннан әвәләп төрле  яшелчәләр, күбәләкләр ясадылар. Чара ахырында иҗади күргәзмә оештырылды.

Югары Өскебаш авылы китапхәнәчесе авыл халкы өчен «Сәламәт тәндә, сәламәт акыл” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе уздырды. Китапханәче чараны уен рәвешендә уздырып, чисталыкны саклау, дөрес туклану, көнне файдалы итү турындагы мәгьлүматны җиткерергә тырышты.  

Студентларга полициянең участок уполномоченныйлары, җинаятьчеләрне эзләү һәм тикшерү бүлеге эшчәнлеге турында сөйләделәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International