24 март көнне Түбән Өскебаш мәдәният йортында " Нәүрүз "бәйрәме үткәрелде.
23 март көнне Комсомол мәйданында "Кыш озату - Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.
Кукмара халкы һәм кунаклар өчен театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, халык биюләре оештырылачак
23 мартта сәгать 10да Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында “Кышны озату” бәйрәме үткәрелә.
Программада: “Хуш киләсең, Нәүрүз!” театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, халык биюләре.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
22 март көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы КЦСОН “Тылсым”нан килгән балалар өчен туризмның төрләре турындагы «Туризм – ул бөтен кеше өчен ачык дөнья» исемле әңгәмә-сәяхәт үткәрде.
Оештыручысы – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты.
22 март көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Баһавиева А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4б сыйныф укучылары өчен Театр елына карата «Театр дөньясында» дип исемләнгән сәяхәт дәрес үткәрде. Балалар театрның барлыкка килү тарихы, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, Татарстан театр актерларының иҗаты белән таныштылар. Театр дөньясында булган төрле һөнәрләр турында белделәр. Соңыннан "Тамчы" китап театр клубына йөрүче балалар И. Зәйниевның "Кәҗә, сарык һәм башкалар" әкияте буенча инсценировка күрсәттеләр. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.
21 нче март календарьда халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне дип билгеләнә. Ел саен бу көнне Кукмара районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә шундый балалар тәрбияләүче гаиләләр җыела. Аларга “Әйдәгез, дуслар, берләшик!”дип исемләнгән зур чара үткәрелде.
2019 елның 12-16 март көннәрендә "Инвожо" удмурт халык фольклор ансамбле Сочи шәһәрендә узган "халык чыганаклары" милли мәдәниятләр һәм фольклор Халыкара фестиваль-конкурсында катнашты.
22 март көнне Манзарас мәдәният йортында Кукмара муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре өчен семинар узды.
Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында 2019 елның 19 мартында "Галактика" балалар иҗаты үзәге муниципаль бюджет учреждениесенда «Форпост» үзәге" белгечләре наркотикларга каршы " тормыш бер генә тапкыр бирелә!"диган ачык акция үткәрделәр.