9 март көнне Вахит авылында ел саен уткәрелеп баручы кышкы спартакиада да «Вахитов хуҗалыгы»,«Урал хуҗалыгы»,«Восток хуҗалыгы»,Мамадыш районы камандалары арасында, кышкы 13 нче спартакиада ярышлары булып узды.
Балдыкнә авыл китапханәчесе «Исәнме, Масленица! " дип исемләнгән театральләштерелгән тамашада катнашты. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурслар оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле ярышларда – аркан тарту, капчык белән көрәшүдә катнаштылар. Яраткан халык бәйрәме кайнар коймак чәй эчү белән тәмамланды.
Трыш авылы китапханәсендә “Балачак иленә сәяхәт” клубының әгъзалары белән очрашу үтте. Балалар Абдулла Алишның биографиясе һәм әкиятләре белән танышып, “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча рәсемнәр ясады.
Трыш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән татар халык әкиятләрен укуны оештырды.
Тренер Альберт Закиров шәкертләре югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Азалия Шаһиева 50 м га брасс белән йөзүдә беренче булды, алтын медаль яулады, спорт мастерлыгына кандидат разрядын раслады һәм Татарстан Республикасының йөзү буенча җыелма команда составына керде. 100 һәм 200 метрга брасс белән йөзүдә Азалия Шаһиева 3 урынны яулады. Алсу Зайцева 50 м га ирекле стиль белән йѳзүдә бронза медаль яулады.
Илебездә билгеләп үтелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу-беркем дә битараф кала алмый торган бәйрәм. Бу көнне балаларга мәхәббәт, яхшылык, наз һәм наз бүләк итүче барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Шул уңайдан Югары Өскебаш авылы китапханәсендә Әниләр көненә багышланган "Әниемнең җылы куллары" дип исемләнгән балалар өчен ярыш оештырылды.
Балдыкнә авылы китапханәчесе авыл халкы өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Ах бу сөйкемле күзләр»дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чара барышында «Кенеш», «Инвожо» дип исемләнгән удмурт журналыннан ана турындагы шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар,Павлова А. А. тарафыннан иҗат иткән шигырьләр белән таныштылар.
8 март көнне Вахит мәдәният йортында «Халыкара хатын-кызлар» көне уңаеннан, ир-егетләребез катнашында «Эх сез матур кызлар» дип исемләнгән «Егетләр солянкасы »зур концерт тамаша уткәрелде.
Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Балалар алъяпкыч, чәйнек каплавычы hәм көнкүреш сумкалары тектеләр.