«Иң көчлеләр турниры» волейбол ярышында катнаштып, икенче урынны алдылар.
Ярышларда Шәмәрдән, Питрәч, Сәрдекбаш, Туембаш авыллары, Кукмара, В. Поляны, Арча, Алексеевск,Малмыж, Мамадыш, Кама Тамагы шәһәрләреннән 126 кеше катнашты.
30 гыйнвар көнне вахит мәдәният йорты хезмәткәрләре "Сәламәтлек" берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр белән скандинавча йөрү һәм фитнес күнегүләр ясау оештырды.
Тырыш авылы китапханәчесе 1-3 сыйныф укучылары өчен “Пластилин серләре” дип исемләгән мастер класс күрсәтте.Балалар пластилиннан әвәләп төрле яшелчәләр, күбәләкләр ясадылар. Чара ахырында иҗади күргәзмә оештырылды.
Югары Өскебаш авылы китапхәнәчесе авыл халкы өчен «Сәламәт тәндә, сәламәт акыл” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе уздырды. Китапханәче чараны уен рәвешендә уздырып, чисталыкны саклау, дөрес туклану, көнне файдалы итү турындагы мәгьлүматны җиткерергә тырышты.
Студентларга полициянең участок уполномоченныйлары, җинаятьчеләрне эзләү һәм тикшерү бүлеге эшчәнлеге турында сөйләделәр
Өлге авылы китапханәчесе 6-7 сыйныф укучылары белән Ленинград камалышында катнашкан һәм блокада афәтен кичергән Салихова Хәтирә апада очрашуда булдылар. Дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичергәннәре турында, Хәтирә апа, балаларга хәтер йомгакларын сүтә-сүтә бик җентекләп сөйләде. Аның хәтерендә блокаданың һәр көне, һәр мизгеле сеңеп калган. Укучылар аның сөйләгәнен тын да алмый тыңладылар.
Кичә, 2019 елның 29 гыйнварында, Кукмара муниципаль районы Советының зур залында Кукмара районы башлыгы С. Д. Димитриев һәм Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А. Х. Гарифуллин катнашында мәгариф хезмәткәрләренең отчет коллегиясе булып узды
Зур Кукмара авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән "Тапкырларга табышмак" кичәсе уздырды. Мондый кичә балаларга зиһеннәрен ныгытырга,үзара дуслыкларын арттырырга,буш вакытларын файдалы үткәрергә ярдәм итә.
Березняк авылы китапханәсендә “Һәр кешенең үз иманы булырга тиеш” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә узды. Монда яшьләр өчен “Чисталык -иманнан” дигән тәрбияви мәкалә укылды, дини календарьга күзәтү ясалды.