2018 елның 24 ноябрендә Казан шәһәрендә балалар һәм яшьләрнең сәнгать мәдәнияте, милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә иҗади потенциалын активлаштыру максатларында "Пропилеи искусства"халыкара сәнгать иҗаты күргәзмә-конкурсы узды.
Катнашучылар шигырьләр, җырлар, татар һәм заманча биюләр күрсәттеләр
26 ноябрь көнне Кукмара район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган шигырь һәм җырлар конкурсының Гала-концерты булып узды.
2018 елның 24-25 ноябрендә Казан шәһәрендә «Алтын көз-2018 " тимераякта фигуралы шуу буенча ачык ярышлар узды. Анда «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары Шакиров Эмилия, Гыйльмуллина Дилана, Гарипова Кәримә катнашты.
2018 елның 24 ноябрендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм «Биектау» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. 6:0 хисабы белэн "Ягуар" командасы жину яулады.
2017 елның 22-23 ноябрендә Кукмара шәһәрендә Россиядә Балаларга өстәмә (мәктәптән тыш) белем бирүнең дәүләт системасына 100 ел тулуга багышланган "Разукрасим мир стихами" дип аталган I районара рәсем конкурсы узды.
22 ноябрь көнне Кукмара район мәдәният йортында урнашкан автоклуб хезмәткәрләре Камышлы авылында булдылар.
22 ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы "Әниемә - бөтен матурлык"дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чарага " Сөембикә "клубы әгъзалары чакырылган иде. Кичә барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, гаилә традицияләре белән таныштылар, төрле илләрдә Әниләр Көне елның төрле вакытында билгеләп үтелүен белделәр. Кичәдә бик күп җырлар, шигырьләр яңгырады, алар бик теләп тыңладылар һәм җырладылар.
23 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә "Современница" хатын-кызлар клубы әгъзалары "Наполним музыкой сердца"дип исемләнгән автор җыры кичәсенә җыелдылар. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадьевна катнашучыларны автор җырлары тарихы, танылган шагыйрьләр-бардларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, Ю. Визбор, Б. Окуджава җырларына видеоклиплар яңгырады. Кичә Олег Митяевның «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались».
Алабуга районы Хлыстово бистәсендә Алабуга мөхтәсибәте призына спорт ярышлары үткәрелде