Манзарас авылы китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Алтын көз” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балалар көз турында шигырләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар әйттеләр һәм “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр.
Ваҗашур авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге мәктәп укучылары белән «Терроризм и экстремизм-угроза обществу» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә презентация карадылар. Чара барышында китапханәче яшьләргә экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләрен аңлатты, чит - ят кешеләр белән аралашмаска, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырды.
Чура авылы китапханәчесе 9-10 сыйныф укучылары белән “Яшь хокук белгече” исемле тәрбия сәгате үткәрде.Укучыларга тәрбия сәгатендә закон, хокук һәм бурыч терминнары аңлатылды, бала хокукын яклаучы халыакара документ (Конвенция) белән таныштырылды. Китапханәдә “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”исемле тематик күргәзмә төзелде һәм укучыларга таныштырылды.
2006-2007 елгы кызлар командасы җиңүче , 2005 елгы кызлар командасы-көмеш призер булды.
2 ноябрь көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы, " Ровесник» клубы әгъзалары өчен «Славные сыны Российской державы»дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Чара Россиянең Халык бердәмлеге көненә багышланган.
Ачылу тантанасында турнирны оештыручы Рафаэль Зөфәр улы Вәлиуллин-Шамил Кәрим улының бертуганы сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
20 ноябрьдә 8.00-9.00 Кукмара Башкарма комитеты бинасында (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15 йорт) 102 бүлмәдә кабул итү оештырыла.
Тамашачылар авыл халкы үстергән кабактан пешерелгән тәмле ботка белән сыйланды
Кәркәүчтә “Тәмле булсын чәегез” дигән бәйрәм оештырылды
Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында 2018 елның 1 ноябрендә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге II Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы узды .