ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Янил авылы  китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Сөмбелә” көз бәйрәме үткәрде. Әлеге конкурста 5 кыз җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашты. Балалар көзгә багышланган рәсемнәр, поделкалар ясады. Һәр катнашучы үзенә туры килгән номенацияда җиңу яулады.

24нче октябрь көнне Кукмара Үзәк китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы КЦСОН “Тылсым”да ял итүче пенсионерлар өчен “Йөрәкләре һаман яшь әле” исемле ял сәгате үткәрде.

Лельвиҗ авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән «Берегись автомобиля!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар юл кагыйдәләре, төрле знакларны танып белүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Балалар китапханәсендә  “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Алар барысын да белә: энциклопедия, сүзлек, белешмәлек” дип исемләнгән китапханә дәресе узды. Китапханәче Баһавиева Алсу балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, энциклопедия, сүзлек, белешмәлекләрдән файдалану тәртибен аңлатты. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, мультфильм карады, дуслык, татулык темасына клип тыңлады.

 

Лельвиҗ авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Учимся строить тело и дух» дип исемләнгән брейн-ринг үткәрде.Тугыз сораудан торган уенда, ике команда да җитезлекләрен күсәттеп “Здоровые ребята” командасы жинүче дип табылды. Чара китапханәче оештырган «Физкульт-Ура» китап күргәзмәсе янындагы әңгәмә белән тәмамланды.

Үзара салым бер кешегә 500 сум исәбеннән билгеләнгән булган

Спорт мәйданчыклары республика программасы нигезендә төзелде

Юлның озынлыгы 1,5 чакрымны тәшкил итә

Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларга аерым бүләкләр биреләчәк


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Чарага “Җәүһәр” ветераннар клубы активистлары да кунакка чакырылган иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International