ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

Эре мөгезле терлек саны Зәй, Кукмара, Мамадыш, Балтач, Сарман, Яшел Үзән районнарында арткан. Сөт җитештерүне арттырган районнар: Әтнә, Кукмара, Зәй.

8 июньдә Кукмара мәдрәсәсендә ифтар ашы узды. Мәҗлескә ике йөзгә якын кеше килгән иде. Районыбыз мөселманнары өчен кичке авыз ачтыруны район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм район мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт катнашында оештырдылар.

Кукмара районы ''Тылсым''  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүче өлкәннәр каршында Кукмара үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Җиһаншин Рашат Каим улы лекция белән чыгыш ясады.

 

 

 

 

 


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Чура авылы китапханәчесе шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 70 яшь тулу уңаеннан, 2-3 класс укучылары өчен“Ач,шигърият серләреңне!” әдәби күргәзмә үткәрде.Күргәзмәдә шагыйрәнең тормыш юлын чагылдырган әкиятләре, шигырь китаплары урын алган иде. 


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Татар Толлысы, Иске Оча, Үрәсбаш, Чишмәбаш авылы китапханәләрендә Балаларны яклау көне уңаеннан “Эх, күңелле балачак” дип исемләнгән кичәләр үтте. Китапханәчеләр бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, балаларны әлеге көн тарихы белән таныштырды. Шулай ук алар җәйге ялларда китап укучыларны китапханәгә дәште. Соңыннан балалар белән күңелле уеннар үткәрелде.

 


 Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова төрле яшьтәге китап укучылар өчен “Яңа китап-яңа дус” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән танышты, шулай ук алар китапларны кычкырып укуда катнашты. Соңыннан балалар төрле уеннар уйнады.


Аш-Буҗи авылы китапханәсендә "Заманына күрә һөнәре дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Максаты: укучыларны һөнәрләр белән якыннан таныштыру, һөнәр сайлаганда укучыларга булышу. Әңгәмә барышында китапханәче укучыларга бүгенге көндә мөһим булган һөнәрләр турында сөйләде. Әңгәмә соңында укучылар тест сорауларына җавап бирде.

 


Березняк авылы китапханәчесе 7-8 нче  сыйныф укучылары өчен  “Һава, су, кояш. Җәйге чорда сәламәтлегеңне кайгырт ” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында сәламәтлекне саклау, суның, һаваның, кояшның файдасы турында сөйләнелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар да алды. Экологик темага багышланган китап – журналларга күзәтү үткәрелде.



Балаларны яклау көне уңаеннан, Важашур авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән бергәлектә төрле яшьтәге балалар өчен “Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә барышында балалар төрле уеннар уйнады, викторина сорауларына җавап бирде.

Каенсар авылы китапханәсе “Бәхетле балачак” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Әлеге  конкурс балалар өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора. Бу аларның иҗади эшчәнлекләренең соңгы адымы булмас дип ышанып калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International