ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

20 июнь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена Казан дәүләт федераль университетының география факультетында белем алучы 4 курс студентлары экскурсиягә килделәр

19 июнь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена Зур Кукмара авылы һәм Янил авылы  урта мәктәпләрендәге лагерьларда ял итүче балалар экскурсиягә килделәр. 


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

“Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре Кукмара урамнарын матурларга, клумбаларга чәчәк үсентеләрен утыртырга керештеләр. Быел барлыгы  38 мең төп чәчәк шәһәребезне матурлаячак. Үсентеләрне паркларга һәм  Ворошилов урамнарына, район чикләрендәге клумбаларга  утырту планлаштырыла. 


17
июнь, 2017 ел
шимбә

Әлеге сәфәрдән кунаклар бик канагать калдылар, ә истәлеккә Кыргызстан бүләген – сарык йоныннын эшләнгән киез намазлык калдырып киттеләр.

“Зилант” спорткомплексының спорт мәйданчыгында 2001-2002, 2003-2004 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында пляж волейболы буенча турнир үтте.

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында район эчке эшләр бүлеге “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган балалар иҗаты конкурсы игълан итә.

18 июньдә Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда “Мөхәммәтшин кубогы”на традицион футбол турниры узачак. Футбол сөючеләрне яраткан командалары өчен көч биреп торырга чакырабыз.

17 июньдә Россия тарихында зур вакыйга башлана – Конфедерацияләр Кубогы уеннарына старт бирелә. Уеннар илебезнең дүрт шәһәрендә - Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Сочида һәм Казанда үтәчәк.


16
июнь, 2017 ел
җомга

Пычак авылы китапханәчесе урта яшьтәге балалар белән табигатькә экскурсия оештырды. Ул балаларны  авыл тарихы, аның кешеләре белән таныштырды. Балалар чишмәгә бардылар,суларын эчтеләр, чишмә тирәләрен чистарттылар. Шулай ук төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Табигать турында шигырьләр һәм җырларны искә төшерделәр.

 

 


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

3 -13 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International