ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

14 нче январь көнне Березняк авылы мәдәният йортында авыл китапханәчесе Гөлшат Сабирзянова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр өчен татар халык уеннарыннан торган “Әбиләр дә яшь чагында, безнең кебек уйнаган” дигән ял кичәсе уздырдылар. 

15 январь көнне Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 7-9 сыйныф укучылары өчен «Герои любимых сказок» дип аталган кроссворд- башваткыч уены үткәрделәр. 

12 январь көнне Манзарас авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  искечә яңа ел каршылау кичәсе үткәрде. Кичә җыр –бию белән бергә үрелеп барды. 

14 нче январь көнне Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннибаева 1нче сыйныф укучылары белән “Китап иленә сәяхәт” дип исемләнгән библиография дәресе үткәрде. 

ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган ел районда 635 бала дөньяга килгән, 603 кеше вафат булган. 284 пар үзләренең никахларын теркәгән булса, 90 пар аерылышкан.

Турнирда районның иң көчле 5 командасы катнашты. Киеренке көрәштән соң, барлык көндәшләрен дә җиңеп, Купка(Юлбарс) командасы беренче урынны яулады, икенче урында - Чишмәбаш, өченче урында -Аш Буҗи.

 

 

Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, көзге чакырылышта Кукмара районыннан сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган 85 егет хәрби хезмәткә алынды. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, “В”, “С” категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган.

“Зилант” спорткомплексында спорт ветераны Кадрия Заһидуллина истәлегенә өстәл теннисы буенча ачык район беренчелеге үтте. Турнирда 60 тан артык спортчы катнашты. Кызлар арасында беренче урынны Азалия Кадыйрова (Зур Кукмара), яшүсмерләр арасында Булат Каюмов (Манзарас) яулады. 

 

 

 

Бәйрәмнең беренче өлешендә гимназиянең Гөлфия Сәфәргалиева җитәкчелегендәге "Алтын битлек" театр төркеме куйган Яңа ел әкияте күрсәтелде. Икенче өлеш фойеда төрле кызыклы ярышлар, уеннар белән дәвам итте.

Вахит мәдәният йортында балалар өчен язучы Роберт Миннуллинның иҗаты һәм аның тормыш юлы белән танышу кичәсе үткәрелде. Әлеге чаралар балаларда әдәбиятка, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International