ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Салым хезмәте салым түләүчеләр – физик затлар өчен 18 ноябрь, җомга көнне 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, 19 ноябрь, шимбә көнне 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Ачык ишекләр көннәре үткәрә.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

11 ноябрь көнне Село Чура авылы китапханәчесе Лида Азина 1 сыйныф укучылары белән “Кагыйдәләрне белмәү нигә китерә” исемле әңгәмә уздырды. 


12
ноябрь, 2016 ел
шимбә
11 ноябрьдә Манзарас авылы мәдәният йортында “Мәхмүтфильм бездә кунакта” дип исемләнгән кичә булды.  

11
ноябрь, 2016 ел
җомга

10 ноябрь көнне Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова күчмә абонемент белән Югары Юмья авылы башлангыч мәктәбе укучлары белән «Время энциклопедий и словарей» дип аталган библиография дәресе үткәрде. Укучылар сүзлекләр, белешмәлекләр белән эшләргә өйрәнделәр. «Энциклопедия-путь к знаниям» дигән китап күргәзмзсе белән таныштылар.


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

9 ноябрьдә балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Шәфкатьлелек» сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен, Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, “Россия - моя Родина” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

1 ноябрь көнне Лельвиң авылы китапханәчесе Людмила Егорова башлангыч сыйныф укучылары өчен «Будь здорова, книжка!» дип аталган библиография дәресе үткәрде. 


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

6 ноябрьдә Туембаш авылы җирлегендә узган ел нигез салына башлаган Ял паркы файдалануга тапшырылды. Быел республикада  иң яхшы җирлекләр арасында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча Туембаш авылы җирлеге 1 миллион сумлык Грант отты. Әлеге акчаларга парк булдыруга тотылды. Бу эштән авыл халкы да читтә калмады, актив катнашты, 300 төп агач утыртылды, тиешле җиһазлар куелды.

 

“Зилант” спорт мәктәбендә йөзү буенча көзге беренчелек үтте. Төрле йөзү стильләре буенча Мәрьям Сафина, Камил Гайсин, Кәрим Шәфигуллин, Эдуард Кругляков, Азалия Шагеева, Мирза Шәймарданов, Валерия Горячкина, Андрей Данилов, Аяз Якуповлар җиңүче булдылар. Аларга медаль, грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

4 нче ноябрь көнне Березняк мәдәният йортында авыл балалары өчен “Бердәмлектә - безнең көчебез” дигән темага “Могҗизалар кыры “ уены үткәрелде. Алар арасыннан 9 бала уенда катнашты. Җиңүче булып Гафарова Айсылу табылды.

5 ноябрь көнне Аш-Буҗи авылы клубында балалар өчен “Спорт-сәламәтлек нигезе” дигән исем астында бәйрәм уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бик актив катнаштылар, үзләрен төрле яктан сынап карадылар. Бик кызу ярышлардан соң, балалар китапханәгә кереп, мультфильм карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International