ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

Кукмара мәдрәсәсендә мәчетләр каршында белем бирүче мөгаллимә һәм абыстайлар катнашында киңәшмә узды. Мәдрәсә директоры Ришат Курамшин яңа уку елына булган бурычлар белән таныштырды, Гөлсинур Әхсәнова “Абыстайлар әдәбе” темасына чыгыш ясады. Катифә Низамова (Өлге), Галия Мөхәммәтовалар (Манзарас) Татарстан мөгаллимәләре форумында алган фикерләре, ә Кәркәүчтән Рузилә Гыйльфанова, Туембаштан Миләүшә Сәетовалар Хаҗ кылу хатирәләре белән уртаклаштылар. Соңыннан Рузилә абыстай Мәҗитованың вәгазе булды, дип хәбәр итте Гөлсинур Әхсәнова.

Кукмара почтамты бинасында тиздән халыкка “Почта–банк” бүлеге хезмәт күрсәтә башлаячак. Аның эшчәнлеге, нинди төр хезмәтләр күрсәтелүе белән 31 октябрьдә сәгать 11дә булачак презентациядә танышырга мөмкин.

 

 

 

28
октябрь, 2016 ел
җомга

“Зилант” мәктәбенең өстәл теннисы бүлегендә шөгыльләнүчеләр Казанда 1999 елгы һәм алардан яшьрәк укучылар арасында узган Татарстан беренчелегендә катнаштылар. Команда өченче урынны алды, шәхси зачетта Булат Гадиятуллин бронза медаль иясе булды.

ГТО тапшыру “Зилант” спорт мәктәбендә оештырылды. Катнашучы егет-кызларыбыз сыгылмалылыкны билгеләү, идәннән күтәрелү, урыннан сикерү һәм башка төрләрдә үзләренең көчләрен һәм физик хәзерлекләрен сынадылар.

Райондашларыбызны актив рәвештә ГТОга кушылырга чакырабыз.

Ядегәр авыл җирлегендә җирлек башлыклары катнашында  семинар узды.

Югары Кузмес авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән  “Волшебные слова” дип аталган тәрбия сәгате үткәрде. 

27 октябрьдә  Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина, төрле катлам китап укучылар өчен, язучы Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь тулу уңаеннан “Әдәбият күгендә якты йолдыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 

28 октябрьдә балалар китапханәсендә  Баһавиева Алсу “Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназия”нең 2а сыйныф укучылары өчен “Якташ язычыларыбыз” дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. 

“Мамадыш шәһәренең яшь инвалид спортчылар җәмгыяте” вәкилләре Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда булып киттеләр. Экскурсия вакытында төп игътибар район тарихына һәм спортның үсешенә бирелде. Мөмкинлекләре чикләнгән егет-кызларның яхшы кәефе барыбыз өчен дә үрнәк булырлык, диләр музей хезмәткәрләре.

27 октябрь көнне Ятмас Дусай мәдәният йортында Нәбирә Гыйматдинованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International