Без, 8нче сыйныф укучылары, гимназиядә эшләп килүче “Яшь коткаручы” хәрби-патриотик берләшмәсенә бик теләп йөрибез. Биредә төрле күнекмәләр алабыз: тигез сафларда йөрү, винтовкадан төз ату, автомат сүтеп җыю, туристик әзерлек, медицина белемнәре нигезләрен үзләштерәбез. “Яшь коткаручы” командасының уңышлары да куанычлы: “Аҗаган” хәрби уеннарында безнең команда - җиңүче, Саба районында узган зона ярышларында призер булды.