ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2016 ел
җомга

27 октябрьдә  “Росинка” экологик клубының чираттагы утырышында китапханәче Гөлфия Хафизова “Твои друзья – животные и птицы” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.  


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

     21 октябрь көнне  «Тылсым» Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенен өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлегенең хезмәткәрләре   «Мобиль бригада» технологиясе нигезендә, районыбызның  Адай авылында ялгыз гомер итүче Муртазин Мохипулла абыйга бардылар        .

  

Шушы көннәрдә Байлангар авылы җирлегендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте оешты. Мәдәният йорты бинасында үткән беренче утырышта мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, авылның ак яулыклы әбиләре, мөхтәрәм хатын-кызлары катнашты.

Пычак авылы клубында район мәдәният йорты каршында оешкан эстрада төркеменең “Оч син, җырым” дип исемләнгән концерты узды. Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр- кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош” – ди халык. Шуңа күрә дә әлеге төр чараларны авыл халкы бик көтеп ала.

3 нче ноябрьдә Әсән – Елга авылы мәдәният йортында татар шагыйре, мөгаллим, журналист Әхмәт Юнысның тууына 100 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелә. Очрашуда язучылар, шагыйрьнең туганнары, каләмдәшләре катнашуы көтелә. Башлана 11 сәгатьтә. Әдәбият сөючеләрне мәдәният йортында көтеп калабыз, рәхим итегез!

Казан федераль университеты Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәргән татар теле олимпиадасында районыбызның Зур Сәрдек гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Хаҗиева Миләүшә, 11 нче сыйныф укучылары Баһавиева Чулпан, Абдуллина Таңсылу, Шаһабиева Йолдыз призер булдылар, дип хәбәр итә гимназия хезмәткәрләре.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе
23 октябрь көнне Тат. Тулба авылы мәдәният йортында китапханәче Гөлнара Хәсанова һәм клуб хезмәткәрләре тырышлыгы белән 1-6 сыйныф укучылары өчен “Көз бәйрәме” үткәрелде. 

Вахит авылы мәдәният йортында авыл балалары белән "Күңелле стартлар" үтте. Әлеге төр чаралар балаларның сәламәтлеген арттыруны һәм файдалы итеп вакыт үткәрүне тәэмин итәләр.

Байлангар мәдәният йортында укучы балалар өчен ямьле көз бәйрәме - "Көзге бал" үтте. Чарада балалар кызыклы уеннар уйнап, төрле ярышларда катнашып, көч сынаштылар.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Районыбызның “Кояшлы Кукмара” командасы яшьләре, Арчаның Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында узган “Тукай FEST” дипгән заманча яшьләр иҗаты фестивалендә катнашып, Гран-при һәм кубокка ия булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International