ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Байлангар китапханәсенә шушы авылда туып-үсеп, озак еллар Саба районы газетасының баш мөхәррире булып эшләгән, 14 китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның исеме бирелде һәм истәлек тактасы урнаштырылды. Тантанада аның гаиләсе, иҗатташ дуслары, якташ язучылар һәм журналистлар катнашты. Байлангар мәдәният йортында узган чарада Тәлгать Нәҗмиевның тормыш һәм иҗат юлы турында күп истәлекләр барланды.

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча подразделениесе инспекторлары гаилә иминсезлеген һәм балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә Манзарас һәм Кукмара өченче мәктәпләрендә булып, "Синең иминлек бишлеге" дигән куркынычсызлык дәресләре үткәрделәр.

Манзарас мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә “Картая мени соң йөрәк” дигән темага өлкәннәр белән очрашу кичәсе үткәрелде.

Өлкәннәр декадасы кысаларында "Зилант" спорт әктәбендә "Озын гомерлеккә юл" дигән спорт бәйрәме узды. Анда спорт мәктәбендә шөгыльләнүче өлкәннәр үзара көч сынашты.

Юл иминлеге куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында районыбызның мәгариф учреждениеләрендә  ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында очрашулар узды. Анда яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдыруның әһәмияте, велосипед белән йөрү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр, скутер, мопед белән йөрү кагыйдәләрен үтәү кебек мәсьәләләр каралды. Чара ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алдылар.

Үрәсбаш авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган "Саумы, өлкән авылдаш" дигән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм чәй табыны артында тәбрикләүләр белән үрелеп барды.

Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионда “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең район этабы узды. Фестиваль прорграммасына 100, 2000, 3000 метрга йөгерү кергән иде.

Очрашуда Шәрипов Шакир, Нәкыйпов Рафис, Габделганиев Наил, Галиәхмәтов Дамир, Нигъмәтҗанов Равилләр катнашты. Чыгыш ясаганнан соң, ветераннар өстәл теннисы буенча үзләренең көчләрен сынадылар. Соңыннан өлкәннәр балалар белән бергә үзк территориясенә чыршы агачлары утырттылар. Очрашу күңелле үтте. Ветераннарга да, балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов.

Укытучылар көне уңаеннан Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова мәктәп укучылары белән “Нәрсә ул профессия?” дип аталган әңгәмә үткәрде. 


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Үткән атнада Мәскәүдә традицион марафон үтте. Анда барлыгы 30 меңнән артык кеше,  шул исәптән 70 илнең җиңел атлетика буенча йөгерешчеләре катнашты. Марафончылар  42 чакрым 195 метр дистанцияне узарга тиешләр. Әлбәттә, бик күпләр өчен бу бик озын юл, финишка иң көчлеләр, үҗәтләр генә килеп җитә ала.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International