ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Район Советы бинасында африка чумасын кисәтү мәсьләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин, дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре һәм башка структура вәкилләре чакырылган иде. Киңәшмәдә  әлеге авыруны кисәтү чаралары уздыру, районда шәхси хуҗалыкларда булган дуңгызларның төгәл исәбен алып, куркынычсызлык чаралары күрү турында сүз барды. 

Аман Оштырма авылында туып, бүгенге көндә Березнякта кызы Гатифә тәрбиясендә яшәүче Хәтирә Сафиуллина үзенең гомер бәйрәмен – 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

4 октябрьдә Россиянең һәр төбәгендә “Зур этногррафик диктант” үтте. Бу проектка республикабыз да кушылды. 20 диктант уздыру мәйданчыгы оештырылды. “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназиясендә” оешкан №10 номерлы мәйданчык бу диктантта катнашырга теләк белдерүчеләрне ачык ишекләр белән каршы алды.

Өлкән буынга карата ихтирам, шәфкатьлелек ,хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова  “Хуш киләсең, Өлкән авылдаш!”  дигән бәйрәм кичәсе үткәрде.  

Пычак авылы клубында "Хуш киләсең, өлкән авылдаш" дип исемләнгән кичә үтте. Чарада авыл өлкәннәрен котлау, бүләкләү тантанасы бәйрәм концерты белән үрелеп барды.

1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узачак "Агач утырту көне" республика акциясе кысаларында поселокта агач үсентеләре утыртылды.

“Тылсым” үзәгендә биредә ял итүчеләр һәм социаль хезмәт ветераннары өчен Өлкәннәр көне уңаеннан “Картаймасын әле, йөрәк!” дигән концерт оештырылды. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев та катнашып, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

“Олимп” Боз сарае директоры Райнур Нәбиуллин, профсоюз комитеты рәисе Гөлгенә Низамиева белән берлектә, лаеклы ялда булган хезмәттәшләре: Нина Байгелдина, Хәлил Салихов, Габделбәр Закирҗановларны Өлкәннәр көне белән котладылар, сәламәтлек, озын гомер теләделәр. 

 

 

 

 Район прокуроры Ришат Шакиров конкурста катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, аларга тормышта һәрвакыт закон кануннарын хөрмәт итеп яшәргә кирәкле хакында сөйләде. Конкурста җиңүчеләрнең рәсемнәре поселокның "Ратмир" һәм "Илфани" сәүдә йортларына эленгән.
Конкурс җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова клуб хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан “Картая мени соң йөрәк...” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрде. 

            


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International