ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм республиканың урман хуҗалыгы тармагына белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүе өчен “Лубян урман-техник көллияте” дәүләт бюджет учреждениесе коллективы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Районда балалар катнашында килеп чыгучы юл фаҗигаләрен кисәтү, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә юнәлдерелгән “Иминлек атнасы” узды. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, мәктәп укучылары белән очрашып, кисәтү әңгәмәләре үткәрделәр. Инспекторлар җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар, значоклар, беләзекләр) кулланырга киңәш иттеләр.

 

 

 

1 октябрьдә Кукмара поселогының “Добреев” кибете янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Башлана 8.00 сәгатьтә.

 

 

 

Татарстанда 20 ләп хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешкән.

Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан республиканың мәгариф министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре рейтингын үткәрә. Кукмара районының  “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” икенче ел рәттән балаларга физкультура –спорт юнәлешендә белем бирү буенча әлеге рейтингта  беренчелекне алды.


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле өлкәннәр!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбыз пенсионерлары өчен түбәндәге чаралар үткәреләчәк:

-1 октябрьдә “Добреев” кибете янында авыл хуҗалыгы ярминкәсе,

-3 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Зур Кукмара авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм хезмәткәрләрен котлады. Тантаналы чара Казан шәһәренең “Корстон” кунакханә комплексы мәйданчыгында узды. Анда авыл хуҗалыгы тармагының,  урып-җыю кампаниясенең алдынгы хезмәткәрләре чакырылган иде. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.

 

 


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 2-4 сыйныф укучылары өчен   “Дуслык авыр чакта сынала” дип аталган китапханә дәресе үткәрде. 

Олыяз авылы мәдәният йортында укучы балалар белән чәчәкләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кысаларында "Иң матур чәчәк" дип исемләнгән рәсем конкурсы да үтте.
Чәчәкләр дөньяга башка күз белән карарга, ямансу вакытларда кәефне күтәрергә ярдәм итә. Алар күңелдә шатлык –сөенеч хисләре уятырга сәләтле.

24 нче сентябрь көнне Өлге авылы клубында "Көзләр килде җиргә муллык алып" исеме астында могҗизалар кыры уены булып узды. Уңыш бәйрәменә карата булган әлеге кичәдә клуб каршында оешкан түгәрәкләргә йөрүче балалар үз талантларын күрсәтте. Биюләр, җырлар тамашачы тарафыннан бик яратып кабул ителде. Уеннның җиңүчесе Мухаметзянова Гөлфинур апа булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International