ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

16 сентябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева “Җир-безнең уртак йортыбыз” көненә карата, 2-3 сыйныф укучылары  өчен “Табигатьне саклыйк!!!-экологик сәгате уздырды. 



16
сентябрь, 2016 ел
җомга

16 сентябрьдә балалар китапханәсе китапханәчесе Гөлфия Хафизова “Көзге шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында “Росинка” клубының чираттагы утырышын үткәрде. 

16 сентябрьдә балалар китапханәсе мөдире Зөлфия Гатауллина Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 3 а сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проектына багышланган китапханә дәресе үткәрде. 


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Экстремизмга-юк!» айлыгы кысаларында Важашур авылы китапханәчесе Рәхимә Вәлиева төрле яшьтәге балаларны  “Терроризм һәм экстремизм – дөнья афәте” дигән стенд белән таныштырды һәм «Экстремизмга- юк дигән презентаөия күрсәтте.

15 сентябрьдә Гөлфия Хафизова “Көзге шәфкатьлелек атналагы кысаларында” Атлас Булатов исемендәге күпрофильле лицейның 3а сыйныф укучылары өчен “О спорт – ты мир!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрдә. 

10 сентябрь  көнне Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина  яшьләр өчен “Путь в никуда” дип аталган кино күрсәтте. 

13 сентябрь көнне Әсән-Елга авыл китапханәчесе Әлфина Нафикова кече яшьтәге балалар  юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү максатыннан “Светофор дәрес бирә” дигән уен-дәрес үткәрде. 


         Н. Кумор авылы китапханәчесе Светлана Туктаева мәктәп музеена нигез салучы буларак балаларны экскурсиягә алып барды. 

14 сентябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова"Игътибар - балалар!"  дип аталган айлык уңаеннан балалар бакчасында "Юл кагыйдәләрен бел!" дип исемләнгән әңгәмә уткәрде. 

14  нче сентябрь көнне Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Юлларда игьтибарлы бул!” исемендә әңгәмә- уен  үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International