ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

14 сентябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова"Игътибар - балалар!"  дип аталган айлык уңаеннан балалар бакчасында "Юл кагыйдәләрен бел!" дип исемләнгән әңгәмә уткәрде. 

14  нче сентябрь көнне Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Юлларда игьтибарлы бул!” исемендә әңгәмә- уен  үткәрде. 


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Чишмәбаш авылы китапханәчесе  Илсөяр Корбанова  Чишмәбаш “Акчарлак” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен  “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” дигән чара үткәрде.  

Өлге авылы китапханәчесе Альбина Сәлихова башлангыч сыйныф укучылары белән «Юлларыгыз һәрчак имин булсын» дигән уен-сәяхәт үткәрде. 

Терроризмны кисәтү максатыннан Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова “Без терроризмга каршы” дигән китап күргәзмәсе оештырды. 

Югары Арбаш китапханәчесе Тимербаева Нурфия “Мәрхәмәтлелек атнасы”кысасында укучы балалар белән ялгыз яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булды.




9
сентябрь, 2016 ел
җомга

8 сентябрь көнне Югары Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Туктарова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Светофор-ышанычлы дустыбыз” дип аталган кичә үткәрде. 

“Татарстан командасы ” проекты кысаларында 8 сентябрь көнне Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова 1-6 сыйныф укучылары өчен “ Туган җирем Татарстан” исемле викторина үткәрде. 


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү,бер –береңә карата толерант мөнәсәбәтләр тәрбияләү турында фикер алышу максатыннан 7-10 сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрде.


8 сентябрь көнне Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова “Мәрхәмәтлелек атнасы” проекты кысаларында «Жизнь дана на добрые дела» дип аталган шигырь конкурсы үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International