ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

17 август көнне “Нараткай” лагерендә ял итүче яшьүсмерләр өчен балалар үзәк китапханәсе мөдире Гатауллина Зөлфия Хабибрахман кызы һәм үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы юл кагыйдәләренә багышланган “Игътибар, балалар” исемле әңгәмә үткәрделәр. 

16 август көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Йөзмөхәмәтова төрле яшьтәге балалар белән «Чишмәләргә сәяхәт» исеме астында авылдагы чишмәләргә экскурсия оештырды. 

Ядегәр явылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева балалар арасында “Сәламәтлек чакрымнары” лозунгы астында велосипед ярышлары үткәрде.

16 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе  Алсу Ярмиева яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында велосипед ярышлары уздырды. 

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова төрле яшьтәге балалар өчен “Без сәламәт яшибез” дигән тема астында квн үткәрде. Балалар ике командага бүленеп сәламәт яшәү темасына кагылган сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Соңыннан урамда төрле-төрле спорт уеннары оештырылды.

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова 3-16 кадәрге балалар белән табигать кочагына походка чыктылар. 

Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 6-7 сыйныф укучылары өчен велосипед ярышлары оештырды. 

11 август көнне Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова кечкенә яшьтәге балалар өчен  “Юлда йөри беләсеңме?” дип аталган  уен- дәрес үткәрде. 


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Пычак авыл клубында  балаларның ялын  файдалы үткәрү максатыннан  "Без сәламәт яшибез" дигән  КВН үткәрелде.Соңыннан клуб бакчасында туп белән уеннар  дәвам ителде.14 бала  катнашты,3-14 яшь

12 август Ятмас Дусай мәдәният йортында “Челтерәп ага чишмәләр”темасы астында -Күз чишмәсенә сәяхәт ителде.Чишмәнең тарихы өйрәнелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International