Лубянда халык җыены үткәрелеп, районда һәм әлеге җирлектә беренче яртыеллыкта башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Район башлыгы Сергей Димитриев, Лубян җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзиев, Лубян урман-техника көллияте директоры Афанасий Данилов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина сайлауларга хәзерлек барышы белән таныштырды.
22 август көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Шәфкатьлелек» сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Государственный флаг России – наша гордость и призвание!» исемле сәяхәт - дәрес үткәрде.
18 август көне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмөхәметова «Сәламәт булсаң –шат булырсың» дип исемләнгән спорт сәгате уткәрде.
18 август көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова туган якка карата мәхәббәт уяту, матурлыгын күрә белү, яклау һәм саклау максатыннан урта яшьтәге балаларны “Туган җирем Татарстан” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.
14 август көнне Старо-Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Авыл бәйрәме” үткәрде.
Балаларда туган якка карата мәхәббәт уяту, матурлыгын күрә белү, яклау һәм саклау максатыннан чыгып Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева төрле яшьтәге балалар белән әңгәмә үткәрде.
Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфикова “Приведи ребенка в спорт” акциясе кысаларында балалар бакчасына йөрүче балалар белән минифутбол спорт мәйданчыгында “Күңелле стартлар” үткәрде.
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова 6-14 яшьлек балалар өчен “Авылда да юл-йөрү кагыйдәләрен белү кирәк” дигән темага презентация һәм мультфильмнар күрсәтте.