ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

  Бөек Ватан сугышы ветраннары өчен “Кайнар линия” телефоны эшли башлады. Ветераннар барлык үзләрен кызыксындырган сораулар буенча 2-70-53 (Файзрахманова Миләүшә Назировна) телефонына мөрәҗәгать итә алалар.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

8.30-9.30 сәг. – Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда район беренчелегенә җиңел атлетика буенча эстафета.

9.00-9.30 сәг. – Кукмараның үзәк урамы буйлап тантаналы төстә Җиңү паркына бару. “Үлемсез полк” акциясе.

9.30-12.00 сәг. – поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг.

12.00-13.00 сәг. – Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары катнашында концерт.

19.00-23.00 сәг. – концерт программасы белән массакүләм күңел ачу.

22.00 сәг. – бәйрәм салюты.

Агымдагы елның 5 нче маенда ГАУСО КЦСОН “Тылсым” реабилитацион үзәгендә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Павлова А.В., һәм Галимуллина Л.Г. “Кукмара Бөек Ватан сугышы елларында” исемле кичә уздырдылар. Кичәдә үзәктә дәваланучылар өчен  “Кукмара Бөек Ватан сугышы елларында” исемле презентация күрсәтелде һәм чыгыш ясалды.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы конкурсларда даими катнашып килә.  

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы республикада сөт җитештерү күләмнәре буенча кабат алдынгылар рәтенә чыкты.

2016 елның 3 маена районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 185,5 мең тонна сөт савылган. Икенче урында Балтач муниципаль районы - 184,8 тонна. Бу күрсәткечләр буенча шулай ук Арча (164,3 тонна) һәм Әтнә (162 тонна) муниципаль районнары да алдынгылар рәтендә.

Олыяз авылында җирлек башлыклары һәм район Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында семинар узды. Әлеге очрашып-сөйләшү тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылды. Семинар мәктәп янындагы мемориаль комплекс янында башланды. Җирлек башлыгы Рамил Маликов 9 Май бәйрәменә хәзерлек һәм санитар-чистарту икеайлыгының барышы турында сөйләде.

 

 Вахит мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Яз китерә каргалар” дип исемләнгән карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Дәртле биюләр, кызыклы уеннар оештырылды, конкурсларда авыл халкы һәм балалар бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында һәрбер килгән кунагыбыз карга боткасы, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды.

 

Тәрбияче стажымның 20 елын,татар балалар бакчасында хезмәт куйдым. 8 ел инде менә  «Миләшкәй» балалар бакчасында эшлим. Белем бирү, рус телендә алып барыла торган балалар бакчасында, татар телендә бәйрәм үткәрәсем килеп йөри идем.

30 апрель көнне “Зилант” балалар һәм яшүсмерләр спорт клубында  самбо буенча шөгыльләнүче балалар Шәмәрдән поселогында 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы балалар арасында Татарстан Республикасының атказанган тренеры, спорт мастеры М.К. Галимуллин истәлегенә үткән самбо буенча республикакүләм турнирда катнаштылар. Хуҗин Илназ  (35 кг ү/а) 2 урын, Бадретдинов Мәлик (27 кг ү/а), Исаев Максим (35 кг/а), Платонов Антон (42 кг ү/а) 3 урын яуладылар.

30 апрель  көнне “Зилант” балалар һәм яшүсмерләр спорт клубының 2003-2004 елгы кызлар волейбол буенча командасы Саба районы ачык беренчелегендә катнашты. “Зилант – 1” командасы 1 урын, “Зилант-2” командасы 3 урынга лаек булды. Иң яхшы уенчылар булып   Бакелева Лиана, Галимуллина Ирис и Хакимова Ландышлар танылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International