ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Әсән-Елга авыл китапханәсендә студентларга терроризмга багышланган “Путь в никуда” дигән фильм күрсәтелде.      

Район Мәдәният йортында район прокуратурасы инициативасы белән экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.  Әлеге чарада Россия ислам институты, Кукмара мөселман мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте вәкилләре, Кукмара чиркәве настоятеле, хокук саклау органнары вәкилләренең чыгыш ясады.

10 апрельдә “Олимп” Боз сараенда Космонавтика көненә багышлап, “Магистрат” сәүдә үзәге призларына 1999 нчы елгылар һәм аларадан да  яшьрәк командалары арасында хоккей буенча турнир үтте. Нәтиҗәләр: 3 рында - “Кукмара” командасы (Кукмара ш.т.п.), 2 урында – “Арча” командасы (Арча шәһәре), 1 урында “Орион” командасы (Кукмара ш.т.п). “Орион” ны җиңү белән котлыйбыз!  


9
апрель, 2016 ел
шимбә

Район мәдәният йортында “Закон яшьләребез күзлегеннән” дип аталган Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы фестиваленең дүртенче зона  туры үтә. Анда поселокның  мәктәп-гимназия, күппрофильле лицей, 3, 4 нче урта мәктәбе, Зур Кукмара, Манзарас, Түбән Өскбаш, Чарлы урта мәктәпләре, Кәркәүч төп мәктәбе, Кукмара агар, Лубян урман-техник көллиятләре командалары катнашты. Фестиваль районыбызның талантлы, креатив, сәләтле яшьләргә бай икәнлеген тагын бер кат дәлилләде.


8
апрель, 2016 ел
җомга

Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район Советы аппараты җитәкчесе Резеда Нурисламовна һәм җирлек башлыклары 5 апрель көнне Алабуга шәһәрендә җирле үзидарәнең актуаль  сорауларына багышланган семинар-киңәшмәдә катнаштылар.  

Пычак авылы китапханәсендә балалар китабы көненә багышланган “Балачак иленә сәяхәт” дип аталган әдәби кичә узды. Укучылар якташ язучыларыбыз Газинур Морат һәм Рәшит Бәшәр иҗаты белән танышты. 

Өлге авылы китапханәчесе Альбина Салихова, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, 2016 ел Россиядә кино елы уңаеннан “Мультфильмнар иленә сәяхәт” дип  исемләнгән кичә үткәрде. Мультфильм карауның максаты балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам, балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү.

7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

7 апрельдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече, социаль һәм медик хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы инвалиды Давыдов Алексей Афанасьевичның өендә булып, аның өчен “Хәтер терапиясе” үткәрделәр. Алексей Афанасьевич Кукмара поселогында яши, аңа 2010 елдан башлап, өйдә социаль ярдәм күрсәтелә.

Алда әйтелгән технология өлкәннәргә ялгызлык хисеннән арынырга ярдәм итә. Алексей Афанасьевич үзе турында,тормышы турында сөйләде. Нәтиҗәдә аның эмоциональ халәте яхшырды.

Кукмара үзәк китапханәнең китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы яшьләр һәм аларның ата-аналары өчен кошларга багышланган “Мир пернатых” исемле экологик сәгать үткәрде.

Зур Кукмара урта мәктәбе һәм “Ялкын” яшүсмерләр клубында районкүләм “Аҗаган” хәрби-спорт уеннары үтте. Анда районның 20 мәктәбеннән 23 команда катнашты. Кечкенәләр төркемендә беренчелекне Кукмара беренче гимназиясе алды. Икенче-өченче урыннарны Чарлы һәм Зур Сәрдек гимназиясе командалары бүлеште. Зурлар төркемендә шулай ук беренче урында Кукмара беренче гимназиясе укучылары. Икенчене – Манзарас, өченче урынны Урта Комар мәктәбе командалары яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International