ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2016 ел
шимбә

“Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә шөгыльләнүче балалар өчен аларда  сәламәт яшәү үрнәге тәрбияләү буенча дәресләр еш үткәрелә. Чираттагы дәреснең темасы “Гельминтозлар һәм аларны булдырмау” иде. Дәрестә шәфкать туташы Набиева Л.Х. балаларга гельминтозларның нәрсә икәнен,  алар белән авыруга нинди сәсбәпләр китереп җиткергәнен аңлатып үтте, балаларның игътибарын профилактика чараларына юнәлтте. Гади генә итеп төп гигиена кагыйдәләрен аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итте. 

29 мартта “Тылсым” социаль-реабилитацияләү үзәге хезмәткәрләре  Кукмара метал савыт-сабалар заводына экскурсия оештырды. Үзәккә йөрүчеләр заводның күпсанлы бүлекләрендә булып, металл савыт-сабалар җитештерүнең төп принциплары белән таныштылар. Әлеге продукциянең Россигә генә түгел, Европа илләренә дә экспортлаштырылганын белеп, экскурсиядә катнашучылар зур горурлык хисләре кичерделәр. 

Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге тәрбиягә алучы ата-аналарның  Казанга, Г.Камал исемендәге  Татар Дәүләт драма һәм комедия театрына баруын оештырды. Алар күренекле татар дрматургы Туфан Миңнуллиннның соңгы әсәрләренең берсе – “Мулла” драмасы буенча куелган спектакль карап кайтты.


1
апрель, 2016 ел
җомга

Күкшел авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. 

1 апрельдә планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Аш Буҗи авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән “Язны сәламли кошлар” дип исемләнгән уен-викторина үтте. 
31 март көнне үзәк балалар китапханәсендә  1 нче номерлы татар гимназиянең 1 а сыйныф укучылары өчен “Книжная карусель” дип исемләнгән уен-сәяхәт узды.
31 март көнне үзәк балалар китапханәсендә  1 нче номерлы татар гимназиянең 1 а сыйныф укучылары өчен “Книжная карусель” дип исемләнгән уен-сәяхәт узды.

31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Тылсым» сәламәтләндерү үзәгенә йөрүчеләр өчен, район үзәк китапханәсенең уку залы китапханәчесе Тәскирә Харис кызы Сәлимова җитәкчелегендә Г.Камалның “Беренче театр” спектакленнән өзек күрсәтелде. Әлеге чара Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрының оешуына 110 ел тулуга багышланган иде. 

29 мартта Тукай районында «Моңлы тамчы» – «Звонкая капель» IV Республика балалар фольклор коллективлары фестивале үтте. Йөрәкләрне дәртләндереп җибәргән әлеге фестивальдә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән җыелган 300 кеше катнашты.  

Фестиваль оештыручылары – Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Тукай районының Башкарма комитеты – балаларның һәм тамашачыларның күңелләрен күрер өчен, бәйрәм рухы күзләрдә очкын булып янсын өчен, бик күп көч куйды.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

29 март көнне үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадий кызы “Современница” дип исемләнгән хатын -  кызлар клубына йөрүчеләр өчен “Шутка – дело-серьезное” дип исемләнгән көлке сәгате үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International