22 март көне Альбина һәм Нияз Гариповлар гаиләсенә зур сөенеч алып килде – беренче балалары, уллары Кәрим туды. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, Кәрим – “киң күңелле”, “хөрмәтле” дигәнне аңлата.
Район башлыгының 48 санлы 17.03.2016 елгы карары нигезендә район Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы җиденче утырышы булды.
Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Кошлар-безнең дусларыбыз” дип исемләнгән викторина үткәрде. .
Анда чит илләрдә кораллы бәрелешләрдә катнашкан террор оешмалары әгъзаларының эшчәнлегенә каршы тору чаралары күрү, халык күпләп җыелган объектларны терроризмнан саклау таләпләре, куркынычсызлык паспортлары булдыру турында Россия Хөкүмәтенең 272нче номерлы карары үтәлеше, район территориясендә аеруча мөһим объектларның сакланышы, терроризм һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эш нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.
“Кукморагрохимсервис” оешмасының “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә 2016 елның март аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар терлекчелек комплексларында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар, шулай ук техника ремонтының барышы белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.
25 март көнне Әсән Елга авылы мәдәният йортында җирлек башлыклары катнашында семинар – киңәшмә үтте.