ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2016 ел
сишәмбе

22 март көнне Кукмара муниципаль районының  3 нче номерлы гомум урта белем бирү мәктәбенең  6 сыйныф укучылары Кукмара үзәк китапханәсендә кунакта булды һәм 3Д форматында фильм карады.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина югары яшьтәге мәктәп укучылары өчен язучы Фоат Галимуллинның 75 яшьлек юбилеена  карата “Якташ язучыбыз – олы галим” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Бөтендөнья су көненә карата “Су – яшәү чыганагы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

21 март көнне район балалар китапханәсендә 3 номерлы мәктәпнең 6а сыйныф укучылары өчен “Балалар язучылары һәм шагыйрләре”  дип исемләнгән китапханә дәресе узды. 


18
март, 2016 ел
җомга
18 март көнне район балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова “Ялкын” яшүсмерләр һәм балалар  комплексының гимнастика спорт секциясенә йөрүчеләр өчен “Люби и знай свой родной край” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

Ятмас-Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, Бөтендөнья су көненә карата “Су-яшәү чыганагы” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. 

18 март көнне Кукмара үзәк китапханәсенең уку залы китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче яшүсмерләр өчен “Фильм, фильм, фильм” дип исемләнгән кино викторина үткәрде. 


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе
17 мартта балалар китапханәсенең уку залында 9.00. сәгатьтә  4 номерлы урта мәктәпнең 3 сыйныф һәм  10.00 сәгатьтә 3 номерлы урта мәктәпнең 2 сыйныф укучылары өчен  “Урмандә нәрсә үсә, урманда кемнәр яши?” дип исемләнгән уен- сәяхәт оештырылды.

17 март көнне Кукмара муниципаль районының №4 һәм №3 нче гомум урта белем бирү мәктәпләренең  башлангыч сыйныф укучылары Кукмара үзәк китапханәсендә кунакта булдылар һәм 3Д форматта фильм карадылар.


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Кукмара үзәк китапханәсенең китапханәчесе Саттарова Лилия Раисовна КЦОН  ”Тылсым” нан килгән яшьүсмер балалар өчен Ш. Ракиповның “Кызлар-йолдызлар” китабы буенча “Батырлыкта-матурлык” исемле патриотик  сәгать үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International