ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2016 ел
чәршәмбе
16 март көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы 3 нче номерлы мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен “Всегда и везде человек нуждается в воде” дип исемләнгән экологик тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чара Сусаклагычлар елы уңаеннан үткәрелде. Укучылар презентация ярдәмендә әлеге темага карата бай мәгълүмат алды. 

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районының Ч. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы татар гимназиясенең 1 а сыйныфы укучылары өчен,  3 Д форматында мультфильмнар карауны оештырды.


15
март, 2016 ел
сишәмбе
15 март көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Алсу Багавиева Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең 1а сыйныф укучылары өчен “Китап дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.  

Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, клуб хезмәткәрләре белән бергәлектә, “Шулдыржыт” исемле яз бәйрәме үткәрде. 

Югары Күзмис авылы китапханәчесе Валентина Тухтарова мәктәп укучылары өчен “Кыш озату” бәйрәмен үткәрде. 


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Иске Оча авылы китапханәчесе Елена Михайлова, мәктәп укучылары өчен, “Широка Масленица” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Мин кулыма китап алам”  дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. 

8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме. Гүзәл хатын-кызларыбызга багышлап,       “ Язның шиңмәс гөлләре Сез, әни, апа, сеңелләр!”дигән бәйрәм кичәсе уздырылды. Кичәдә Аман-Оштарма  авылының “ Авыл кызлары” һәм  Березняк авылының “ Умырзая” командалары  көч сынашты. Алар спортта да, сәнгатьтә дә, уңганлыкта да  сыналдылар һәм барлык биремнәрне дә җиңеп чыктылар.  Үзешчән сәнгать берләшмәсендә шөгыльләнүчеләрнең җыр-биюләре бәйрәм кичәсенә ямь өстәде. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

11 март көнне Аш-Буҗи авылы клубында “Үткәннен белмәгәннең киләчәге юк” дигән темага кичә үткәрелде. Кичәдә Аш-Буҗи башлангыч мәктәбенең 1 сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Китапханәче Ярмиева Алсу белән Хасанова Нәсимә балаларны авылның тарихы белән таныштырып киттеләр. Балалар-га шәҗәрә дигән төшенчәне аңлатып киттеләр. Балаларга кичә бик ошады. Укытучы Закирова Йолдыз тагын чакырыгыз дип чыгып китте.


13
март, 2016 ел
якшәмбе

11 март көнне спорт һәм яшьләр политикасы елы кысаларында “Ялкын” яшүсмерләр клубында “Әти, әни һәм мин – спорт сөючән гаилә” дип аталган спорт бәйрәме үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International