ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Әлеге турнир Динар Васильев истәлегенә оештырылды. Анда Арча, Нур Баян, Степан Разин, студентлар (Кукмара), Вятка Аланы, Зур Кукмара, Саба командалары катнашты. 1 урынны - студентлар (Кукмара), 2 урынны - Вятка Аланы, 3 урынны - Степан Разин командасы алды. 

Кукмара 4нче мәктәбендә үткән "Сәламәтлек көне"ндә укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә читтә калмады. 

Зур Кукмара җирлегенең чаңгы трассасында үткән "Сәламәтлек көне"ндә мәктәп укучылары һәм укытучылары актив рәвештә чаңгыда шуды. 

"Зилант" спорт мәктәбендә "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" дигән чара узды. Анда поселокның "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре көч сынашты. "Күңелле стартлар" да бик күңелле узды, концерт номерлары да көчле алкышларга күмелде.

2016 ел - Рәсәйдә кино сәнгате елы! Шул уңайдан  Зур Сәрдек нәниләре белән очрашуга мультфильм геройлары Шрек белән Феона килделәр. Шрекны хатыны белән күргән балалар бик кызыксынып һәм гаҗәпләнеп төрле сораулар бирделәр, шаккатып торучылары да күп иде.

Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы көчләр ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, армия сафларында хезмәт итүче кукмаралыларны, аларның әти-әниләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлый.

19 февраль көнне Кукмара районында Хәтер Маршы үтте. Әлеге чарада Казанның №101 мәктәбе, № 139 гимназиясе укытучылары һәм укучылары, археолог-эзләнүче В.М. Черепанов катнашты. Хәтер Маршының максаты – һәлак булган сугышчылар турында мәгълүматларны аларның гаиләләренә җиткерү.

19 февраль көнне “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә дәвалану курсы узучы балалар арасында кышкы спартакиада үткәрелде. “ОМОН” һәм “Пограничниклар” командалары төрле спорт уеннары буенча көч сынашты.


21
февраль, 2016 ел
якшәмбе

2016  елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия”се үз эшен дәвам итә.  “Кайнар линия” телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.

Казанда иҗат коллективлары катнашында “Vivat, Kazan!” дигән Халыкара фестиваль-конкурс узды. “Инструменталь башкару” номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International