Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы көчләр ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, армия сафларында хезмәт итүче кукмаралыларны, аларның әти-әниләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлый.
Туембаш авылы китапханәчесе Ландыш Галимҗанова, югары сыйныф укучылары өчен, “Туган авылым” дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды. Укучылар туган як темасына карата рәсемнәр ясады, соңыннан нәтиҗә чыгарылды.
Иске Йорт авылы китапханәчесе Әлфия Сәмигуллина, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан “Муса Җәлил - батыр шагыйрь” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Укучылар Муса Җәлилнең китаплары белән танышып, шигырьләреннән өзекләр укыдылар.
Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гәрәева, югары сыйныф укучылары өчен, Гашыйклар көне уңаеннан “Яшьлекнең күңеле мизгеле” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында аралашу үткәрде.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Гашыйклар көне уңаеннан “Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова, башлангыч сыйныф укучылары өчен, Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап “Муса Җәлил - патриот шагыйрь” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты, шигырьләре белән танышып, “Бөек татар шагыйре” исемле презентация карады.
Шушы көннәрдә “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Кукмара киез итек комбинатыда экскурсиядә булып кайттык. Анда безне көләч йөз белән Кисиль Ирина Юрьевна каршы алды. 40 минутка сузылган әлеге экскурсия бездә бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды.
Әлеге чаңгы ярышы Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылу көне һәм 23 февраль уңаеннан оештырылды. Нырья командасы - беренче, Поч.Кучук командасы - икенче, ә Нырты мәктәбе командасы өченче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Сәламәтлек көне кысаларында бүген районыбызның муниципаль хезмәткәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләре Кукмара 4нче мәктәбе янындагы чаңгы трассасына чаңгы шуарга чыкты.
Мамадышта балалар арасында милли көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда 38 команда катнашты. Мамадыш командасы – беренче, актанышлылар – икенче, биектаулылар – өченче, ә кукмаралылар дүртенче урынны алды.
Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы көчләр ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, армия сафларында хезмәт итүче кукмаралыларны, аларның әти-әниләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлый.