ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2016 ел
җомга

Район Пенсия фонды идарәсендә коллективның үткән елгы эш нәтиҗәләренә һәм быелгы эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләүгә багышланган киңәшмә үткәрелде. Районыбызда 15 мең 875 пенсионер бар, узган ел аларга барлыгы 2 миллиард 181 миллион сум пенсия түләнгән. Уртача айлык пенсия күләме 11 мең 29 сум тәшкил итә. Лаеклы ялга чыгучыларга 10 көн эчендә пенсия исәпләнелә һәм түләнелә. Узган ел андыйлар  саны – 916 кеше. 395 кешегә “Ана капиталы” сертификатлары  тапшырылган. Барлыгы 463 миллион 134 мең сум пенсия кертемнәре җыелган, бу 2014 ел белән чагыштырганда 45 миллионга күбрәк.

Яшел Үзәндә 2000-2001 елгы укучылар арасында чаңгы ярышлары үтте. Максим Петров, Ленар Ибәтов, Олег Зайцев (Ош.Юмьядан), Әнисә Фәттахова, Анюта Арсентьева (Нырьядан) торган Кукмара командасы пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә төрле ысуллар кулланыла. Республикабызның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко белдерүенчә, хәзер бу эшкә халыкны тарту күздә тотыла.

Поселокның “Ләйсән” балалар бакчасында “Автоурындык” дигән акция уздырылды, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. Әлеге чараның максаты: ул-кызларын бакчага алып килгәндә автомобильләрен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган шоферларны ачыклау иде.

Казанда тынлы һәм бәрмә уен кораллары ансамбльләренең бөтенроссия конкурсы узды. Трубада уйнаучы Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары: Тимур Гаптелганиев, Алмаз Әгъләмҗанов, Ильяс Сибгатуллиннар бәйгедән дипломант исеме алып кайттылар. Аларны укытучы Марат Хәсәнов әзерләде.

Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көнгә карата, “Канатлы Барс- Татарстанның бәйсезлек символы” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.
Иске Оча авылы китапханәчесе Елена Михайлова, югары яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “И, помнит мир спасенный” дип исемләнгән викторина үткәрде. 
Өлге авылы ктапханәчесе Альбина Салихова, югары сыйныф укучылары өчен, “Сталинград сугышы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

Байлангар урта мәктәбендә үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү күләмнәре буенча республикада иң алдынгылар булып чыктылар. 2016 елның 3 февралендә 170 тонна сөт савылган, икенче урында – Балтач районы (169,6 тонна), өченче урында – Арча районы (151,3 тонна).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International