ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Зур Сәрдек авыл җирлегенең "Ак калфак" хатын -кызлар оешмасы Чишмәбаш авылы тарихына багышланган "Яшьлек эзләре буйлап" исемле кичә уздырды. Анда авыл тарихына багышланган бик күп истәлекләр яңгырады.

Чарада мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары катнашты. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан дәүләт энерго университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Кукмара аграр көллияте студентлары бар иде. “Бер күрешү - үзе бер гомер” дип юкка гына әйтмиләр. Бу көнне алар яраткан, аларга белем биргән укытучылары һәм бергә укыган сыйныфташлары, дуслары белән очраштылар. Уку вакытында барган күңелле, кызыклы вакыйгаларын искә алдылар.

 

14 февральдә, Кукмара 4нче мәктәбенең чаңгы трассасында “Россия чаңгысы – 2016” массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Район халкын ярышта катнашырга чакырабыз. Теркәлү сәгать 9.00да, ә ярыш сәгать 10.00да башлана.

Мамадышта 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабының финалы узды. Анда 10 команда катнашты.


7
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Районыбыз яшьләре, студентлар, мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары бүген район башлыгы Сергей Димитриев белән чорашуда булдылар.

Медицина юнәлешендәге уку йортларында белем алучы һәм әлеге һөнәрне сайларга теләгән яшьләребез шактый. Бүген дә бердәм рәвештә район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашуга килгәннәр иде алар. Район башлыгы яшьләрне иң элек районда башкарылган эшләр белән таныштырды, дәүләт программаларына тукталды.

 


6
февраль, 2016 ел
шимбә

Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, җирлек башлыгы Анатолий Рамазанов, мәктәп директоры Виталий Семенов, участок инспекторы Виталий Кусаев, “Әсәнбаш” агрофирмасының “Заря” бүлекчәсенең башкарма директоры Фәрит Сәләхетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфиналар чыгыш ясады.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Кукмара 3нче урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән очрашты, “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт” дигән Парламент дәресендә катнашты. Дәресне укытучы Алексей Королев алып барды. Укучылар әлеге темага карата фикерләрен белдерделәр, Римма Атласовнага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 

Бүген Янил авылында яшәүче Платонов Григорий Кирилович үзенең гомер бәйрәме – 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен иң элек район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, укытучылар коллективы белән очрашты, җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыенында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International